Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Участковыйларның мең дә бер бурычы

Һәр районда тынычлыкны полициянең вәкаләтле участковыйлары саклый. Аларга нинди вазифалар йөкләнгән? Бу турыда участковыйлар бүлеге башлыгы, полиция подполковнигы Илшат Кәримуллин сөйләде.

Илшат Әлфәт улы участковый булып 7 ел эшләгән, тагын 5 ел - хәзерге вазыйфада, шунлыктан ул бу һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен белә. Участковый ни белән шөгыльләнә, дигән сорауга ул элекке башлыклары Сергей Рязанов сүзләре белән:
− Участковыйларның мең дә бер бурычы бар, - дип җавап бирде. − Автомобильләрне дөрес куймаудан алып, авыр җинаятьләрне ачыклауга кадәр. Участковыйлар вак хулиганлык, спиртлы эчемлек яисә наркотиклар куллану, тиешсез урыннарда тәмәке тарту кебек административ хокук бозуларны тикшерә; аучыларның коралы дөрес сакланамы, ЮХИДИ буенча тәртип бозулар - юл аркылы чыгу урыннарында кагыйдәләр үтәләме, машинада йөрүчеләр иминлек каешын беркеткәннәрме, балалар өчен кресло урнаштырылганмы, барысын да күзәтә. Аларның оператив эше аркасында күп кенә җинаятьләр тиз ачыклана.
Алабугада 5 терәк пункты бар. Һәрберсендә өлкән участковый һәм 2-3 участковый эшли. Безнең районда барлыгы 25 вәкаләтле участковый. Аларның 19ы − шәһәрдә, 6сы − авылда. Барына да җитешү өчен, эш көне генә җитми. Һәммәсенә 3,5-4 мең кеше яши торган участок беркетелгән. Гадәттә, участковый һәркем белән таныш, полициядә исәптә торучы, аракы эчеп зыян салучыларга, еш җәнҗал чыгара торган гаиләләргә аерым игътибар. Ел дәвамында участковый үз карамагындагы һәр гаиләне йөреп чыга, үзенең визит карточкасын калдыра, алдакчылык очраклары турында кисәтә. Күпләр өчен аның телефон номеры коткару хезмәте телефонына әверелгән. Аңа ирләреннән зарланып, хатын-кызлар шалтырата, яшелә бакчасына кемдер кереп түтәлләрнең буш калуына, күршеләр аралашмаганга, койма ауганга, күршеләрнең бал кортлары күченә, якындагы кибеттән төнлә аракы сатуларына зарланалар. Шулай булса да, Илшат Кәримуллин хезмәтен катлаулы дими, иң мөһиме - ошаткан эш булсын. Чагыштыру өчен тәҗрибәсе бар: милиция мәктәбен тәмамлаганнан соң, Түбән Каманың җинаятьләр эзләү бүлегенә билгелиләр аны. Алабугага күчкәч, участковый булып китә, 7 ел бер урында - Танайкада эшли. Бу вакыт эчендә күпчелек авыл кешеләренең дустына әйләнә. Алар әлегә кадәр ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.
− Бу зур авыл җирлегенә Танайка, Хлыстово, Колосовка, яңа микрорайоннар һәм Танайка-2микрорайоны белән янәшә бакча кишәрлекләре керә. Тәүлек буе эшләдек, төннәрен дә. Авыл участковыйларының урынбасарлары юк, һәркайда үзең. Гадәттән тыш хәл очракларында да берүземә чыгарга туры килгәләде.
Бервакыт шушы җирлектә яшәүче, психик авыру белән интегүче берәү, балта алган да күршеләренә яный башлаган. "Ашыгыч ярдәм" табибларын да куркыткан. Илфат Әлфәт улы, аңа шалтыратуга, килеп җиткән. Тынычлык бозучы аннан мунчага кереп качкан. Участковый аны чыгарга күндергән. Тегесе тыңлаган һәм балтасын тоткан килеш, тәртип саклаучыга таба киткән. Участковый пистолетын күрсәткәч кенә, үзенең "корал"ын ташлаган. Хезмәтнең куркыныч булуы, вакыт җитмәвенә дә карамастан, Илшат Кәримуллин нәкъ менә шушы һөнәрне сайлавыннан канәгать. Милиция мәктәбенә укырга керергә аңа әти-әнисе киңәш иткән. Хәтта аларга да шалтыратып, аларның улы күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерәләр икән. Әти-әнисенә аның турында яхшы сүз ишеттерүләре - Илшат Кәримуллин өчен иң зур бүләк.
− Мин участковыйларга һәрвакыт шуны әйтәм: бүләк алырга омтылмагыз, иң мөһиме - кешеләр сезнең турыда яхшы фикердә булсын, шул сезнең хезмәтегезгә югары бәя булыр.
Күпләр аның сүзләренә колак салып, эшен бирелеп башкара.
− Рашад Шәмсетдинов − өлкән участковый, майор, аның нәтиҗәләре ел саен яхшы. Аның участогыннан чакырулар аз, димәк, ул халык белән эшли, ачылмыйча калган җинаятьләр юк. Ренат Нуретдинов июльдә лаеклы ялга чыгачак. Ул озак еллар Морт бүлегендә эшли, Морт, Юраш, Илмәт, Лекарево, Армалы авылларына хезмәт күрсәтә. Аны халык яхшы белә, уңай яктан гына телгә ала. Ришат Галиев безгә "гражданка"дан килде, аны шунда ук иң авыр участокка, шәһәрнең аскы өлешенә җибәрделәр. Барыннан да нәтиҗәлерәк эшли, хокук бозуларны ачыклауда проблемалар булганын бер дә хәтерләмим, халык та аннан зарланмый. Быел Ришат өлкән участковый итеп билгеләнде. Ильяс Даминов та искиткеч хезмәткәр, берничә тапкыр "Иң яхшы участковый" конкурсында катнашты. Безнең хезмәттә кызлар да бар. Олеся Красильникова декрет ялыннан соң килде. Мин һәрвакыт участковый булу - хатын-кыз эше түгел, дип уйлыйм иде, әмма Олеся ярты ел эчендә фикеремне үзгәртергә мәжбүр итте. Хәзер аны күз карасыдай саклыйм, аңа монда эшләве ошый, бу да бик сөендерә. Бар юнәлеш буенча да күрсәткечләре бик яхшы. Аны үстергән әти-әнисенә рәхмәт. Ольга Вдовина - административ күзәтчелек буенча инспектор. Ул ирегеннән мәхрүм ителү урыныннан кайткан, авыр җинаятьләр өчен хөкем ителгәннәр белән эшли. Ольга карамагындагылар бирегә көн саен килеп, билгеләнеп китә. Ул үз эшен яхшы белә, ЭЭМ җитәкчелеге каршында яхшы исәптә. Гомумән, минем участковыйларның барысы да яхшы, − дип тәмамлады сүзен Илшат Кәримуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев