Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Удмурт телендә китаплар

Удмуртиядә “Россия һәм якын һәм ерак чит ил халыкларының мәдәниятара багланышлары даирәсендә китапханә” дип аталган Төбәкара фәнни-гамәли конференция узды.

Анда  Алабуга Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Юлия Нәҗипова  һәм төп методист Ирина Богомолова катнашты.  Алар Республика Балалар һәм яшүсмерләр китапханәсендә булды. Быел бу китапханәгә 100 ел.

Юлия ханым “ЮНЕСКО” төбәкара җәмәгать оешмасы клубы Павленков китапханәләре Бердәмлеге рәисе Н.Н. Ярославцевага Алабуга китапханәләре исеменнән татар язучыларының китапларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Удмурт Республикасының Сирәк китаплар бүлеге тарафыннан Алабуга китапханәләренең яшъ китап укучыларына балалар китаплары бүләк ителде.

Китапханәчеләр ата-аналарны балалары белән бергәләп туган удмурт телендә китап укырга Үзәк балалар китапханәсенә чакыра.

Үзәк китапханә мәгълүматы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев