Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Улың” белән сөйләштеңме?

Статистика мәгълүмәтенә караганда, "Әни, мин бәлагә тарыдым, ярдәм ит..." дигән сылтау аркасында килеп чыккан алдашу очраклары районда квартал буе теркәлмәгән булган.

Шулай булса да, хәйләләү юлын таба торалар. Мәсәлән, 4 июльдә 80 яшьлек әбидән алдау очрагы турында хәбәр алынган.

Тикшерү буенча оператив төркем ачыклаганча, пенсионер әбигә көндез бер ир заты шалтыраткан, үзен полиция хезмәткәре дип атап, улының тоткарлануын хәбәр иткән. Янәсе, ыгы-зыгы вакытында, аның улы видеокүзәткеч камераны ватканмы, бозганмы, тик килгән зыянны каплау өчен, 43 мең сум күләмендә акча кирәк икән. Куркынган әби мобиль телефонының номерын әйтә һәм, аңа хәтта "малае" белән сөйләшергә дә мөмкинлек бирәләр. Анысы да шул ук сүзләрне кабатлый, гомумән, барысы да бер үк нәрсәгә барып тоташа: әни, акча тап, булыш. Тынычлыгы югалганга, әби кеше үзенең улы белән сөйләштеме - аңламый да кала. Әйтеп яздырылган телефон номерын алып, ул якындагы кәрәзле элемтә салонына йөгерә, ләкин очраклы рәвештә, 43 мең сум акчасын әлеге номерга түгел, үзенекенә җибәрә. Кем әйтмешли, Алла саклаган. Шунысы борчый, салон хезмәткәрләре шулкадәр акчаның кая җибәреләсе белән кызыксынмаганнар да, ничек күчерергә кирәклеген аңлатып биргәннәр. Шул рәвешле, пенсионер әбинең акчасы үзенең абонент номерына киткән. Бу вакытта ул моны белми әле, һәм акчасын салу белән улына шалтырата, улы хәленең яхшы булуын раслый.

Статистика мәгълүмәтенә караганда, "Әни, мин бәлагә тарыдым, ярдәм ит..." дигән сылтау аркасында килеп чыккан алдашу очраклары квартал буе теркәлмәгән булган. Шулай булса да, хәйләләү юлын табалар.

- Полиция хезмәткәрләре заманыбызга хас бу явызлыкка каршы төрле ысуллар белән көрәшә. Масакүләм мәгълүмәт чаралары да алдашу төрләрен яктыртып тора. Алабугалыларга карата һаман да шул бер үк үтенеч: олы яшьтәге әти-әниләрегез белән сөйләшегез, охшаш очраклар булганда, кемнең дә булса боерыгын үтәгәнче, башта сезгә шалтыратсыннар, - ди Алабуга районы буенча ЭЭМ бүлегенең массакүләм мәгълүмәт чаралары белән бәйләнеш инспекторы Любовь Бикмуллина.

Алдакчыларга үз ятьмәсенә өлкән яшьтәгеләрне эләктерү җиңелрәк, чөнки якыннары өчен борчылып, алар уяулыкларын югалта, тиз ышаналар. Ишетү сәләте кимегән булса, карт кешенең телефоннан шалтыратучы тавышын үз баласыныкы белән бутавы да гаҗәп түгел. Минем кайчагында телефонны билгесез номер шалтыратса да ала торган гадәтем бар. Шулай бервакыт трубканы алуга: "Алло, әни...", - дигән арыган кешенеке төсле хәлсез, әмма йомшак тавышны ишетүгә: "Әү, улым!" - дидем дә, үзем борчыла ук башладым. Нәрсә булганын сорарга җыенган җиремнән, исемә килдем: нинди улым? Минем малаем юк бит. Булса, "инструкция" буенча, башта аңа шалтыратып, хәлен белешкән булыр идем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев