Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Урманнарга керсәң

Алабуга урман хуҗалыгы эшчәнлеге турында безнең район газеталары ел саен язып тора.

Лубян урман техникумын тәмамлаган урманчылар арасында белгечлек алуларына быел 40 ел тулганнары да бар.

Мамадыш районының Акман авылы егете, ике абыйсы урманчы булгач, шушы һөнәрне сайлаган. Армия хезмәтендә булып кайтканнан соң, 1979 елда, Булат Фәләхиев Лубян урман хуҗалыгы техникумына укырга килә. 1982 елда техник урманчы дипломы алып чыккан белгечне Әлмәт ягына җибәрәләр. 1984 елдан ул Алабугада яши башлый. Сигез ел урман культуралары инженеры була. Аннары «Түбән Кама» милли паркының янгын сүндерү бүлеген җитәкли. 

Россия табигатен саклау отличнигы булып, зур хөрмәтләр белән лаеклы ялга чыккан Булат Фәләхиев техникумда укыган чакларын сагынып искә ала.

— Авылдан чыгып, Көеккә җитәм, Зөфәрнең әнисе янына кереп күрешеп тә чыга идем әле, — ди ул. — Һава торышы нинди булуга карамастан, укырга йөрибез, бер дәрес тә калдырасыбыз килми. Кая ат белән, кая машинада. Ничек туры килә инде. Тракторда да барган чаклар булды, җәяү дә киткәләдек.

Урман эшенә бар күңелен биргән Булатның йөрәге һаман да хезмәт урынына ашкынып тора.

— Әледән-әле гел шунда барып кайтам, — ди ул. 

Очрашудан күңеле күтәрелеп кайткан.

— Зөфәр алып барды мине, — ди Булат рәхмәтле елмаеп. — Казан дәүләт аграр университеты директоры Харис Гайнетдин улы Мусин чыгыш ясады. Концерт карадык. Марича, татарча да җырладылар. Бик күңелле булды. Августның икенче шимбәсендә ел да очрашабыз. 

Аның дусты Зөфәр Сәетов шулай ук озак еллар эшләп хөрмәт казанган, бүген дә урманнан кайтып керми. Техникумда укыган елларын ул да яхшы хәтерли. Зөфәр анда 1978 елда, Көек-Ерыкса милли мәктәбенең сигез сыйныфын бетергәч укый башлаган. 1982 елның февралендә диплом алып, шул ук елның 22 апрелендә армия хезмәтенә киткән. Аннан кайткач, 1984 елда, Әлмәт урман хуҗалыгында эшли башлый. Бер елдан Кама трактор заводы төзелешенә дип, Алабугага килә. 2000 елдан төп һөнәре буенча эшли, менә 22 ел инде Зөфәр — урман остасы, хәзер җитештерү башлыгы. 

— Техникумда бик яратып укыдык. Соңгы 15 елда очрашуларга даими барабыз. Аннан ел буена җитәрлек кичерешләр алып кайтабыз. Техникумны бетергәнгә, быел кырык ел тулды, тагын очраштык. Бүгенге укучылар өчен шартлар бик яхшы. Бина үзе заманча, бүлмәләр тиешенчә җиһазланган, тулай торагы бар. Лубяннан махсус автобус укучыларны дүшәмбе алып китә, атна ахырында Алабугага алып кайта. Юлга түлисе түгел. 

Билгеле булганча, Нократ елгасының сул ярында урнашкан Лубян урман-техника көллиятенә (2012 елдан соң шулай атала) нигез салынуга былтыр 100 ел тулуны зурлап билгеләп үттеләр.

Булат белән Зөфәр быелгы очрашудан алган тәэсирләрен безнең белән дә уртаклашты. Икәүләшеп, яшьләр урман хуҗалыгы өлкәсе буенча укысыннар иде, ди алар. Урман хуҗалыгын кайгыртучыларның төп бурычы: урманнарны янгыннардан саклау, аларны карап тору, агачларны рөхсәтсез кисүләргә юл куймау, яңа үсентеләр утыртып, аларны ишәйтү. Утырткан агачларны тәрбияләргә, вакытында агротехника чараларын күрергә кирәк. Яңа үсентеләр булсын өчен, орлык чәчеп, аларны күз карасыдай саклыйсы да бит әле. Киселгән агачлар урынына яңалары үрчеп торса гына, урманнар яңара. Җәйге эссесендә, янгын куркынычы булган вакытта, урманчыларга таләпләр бермә-бер арта. Шулай да, үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшли алар, чөнки урман — безнең зур байлыгыбыз.

Зөфәрнең тормыш иптәше Рәмзия Фәрит кызыннан:
— Көне-төне эшендә булган кеше белән яшәве авыр түгелме? — дип сорадым.

— Мин аны аңлыйм, — диде Рәмзия, — хезмәте бик җаваплы, ул бит үзе урманга шулхәтле бирелгән. Бервакыт, мин әле Чаллыда эшләп йөргәндә, кич кайтып барабыз шулай, урман өстеннән төтен күтәрелә. Зөфәр шунда ук каядыр шалтыратты, һәм без икәүләп урманга кереп киттек. Күрәбез, метр ярымлык чыршылар яна башлаган! Ялкынны сүндереп чыктык... 

Әйе, кемдер чак кына саксызлык күрсәтсә дә, яшеллеккә зур зыян салынуы бар. Урманга керүче һәрберебез шуны онытмасын иде.
Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев