Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Утсыз

Үткән җомгада “Тойма-2” подстанциясендәге авария аркасында, Алабуга районы электр энергиясез калды. Төзәтү бригадасы эшен тиз башкарып, сәгать ярымнан ут бирелсә дә, район башлыгы Геннадий Емельянов бу очракны тикшерергә һәм киләчәктә андый хәлгә юл куймаска кушты.

Әлеге хәл 11 сәгать 11 минутта килеп чыкты. Өзелү нәтиҗәсендә, 62 пункт, 5 хастаханә, 26 мәктәп, 30 балалар бакчасы 4 казан урыны утсыз калды. Һәлакәт белән бәйле рәвештә, су чистарту станциясенә, районның чистарту корылмаларына, “Тураево” суҗыйгычына һәм су суырта торган “Сарсаз” станциясенә электр энергиясе бирү тукталды, шуның нәтиҗәсендә, торак йортларга да су килми башлады.

Насослар эшләмәгәнгә, казаннарның эшен туктатырга мәҗбүр булдылар. Барлык светофорлар сүнү сәбәпле, шәһәр юлларында автотранспорт йөреше катлауланды – юл чатларында күпсанлы бөкеләр хасил булып, юл-транспорт вакыйгалары ешайды.

“Алабугалифт” бригадасы лифтлардан чыга алмый калган 9 кешене бу читлектән коткарды. Кайбер мәктәп, балалар бакчалары һәм җәмәгать туклану урыннарында ризык әзерләү барышы бозылды.

“Алабуга” МИЗы объектлары һәм предприятиеләре башка подстанциягә тоташтырылды һәм һәлакәтсез тәртиптә эшләвен дәвам итте. “ПД Татнефть-Алабуга Стекловолокно” ҖЧҖ җитештерүдә судан файдаланганга, эшне туктатмау өчен, суны цистерналарда китерү оештырылды. Шәһәрнең күпчелек оешмаларына бу авария әлләни зыян салмады. Тик “УкупрПласт” җәмгыятендә утның өзелеп торуы лаклау һәм басу цехындагы мичтә берничә табак металлның эштән чыгуына китерде.

Алабуга азык-төлек комбинаты кыен хәлне тулысы белән “тойды”. Электр энергиясе өзелү белән, бар мичләр дә туктады һәм, алардагы икмәк ризыклары да, кондитер ашамлыклары да көйде.

Резерв схема буенча, 12 сәгать 45 минутта электр белән тәэмин итү торгызылды.

Бу хәл “эшлекле сишәмбе”дә каралган темаларның берсе булды. “Алабуга электр челтәрләре компаниясе” ААҖ филиалының директоры Эдуард Шаронов хәбәр итүенчә, аварияне бетерү эшләре тәмамланган. Аның сүзләренә караганда, өстәмә электр белән тәэмин итү схемасы эшләнелә.  Район башлыгы Геннадий Емельянов Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Алабуга районы буенча Идарәсе башлыгы Николай  Доронинга мондый очракларны булдырмас өчен, мөһим булган эшләр исемлеген  төзергә кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев