Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Уваҗаемыйлар

Ана белән кызны инде күптәннән бирле якын күрешеп, аралашып яшәгән дуслары өй котлау мәҗлесенә чакырган. Дус кешеләр, күп кенә акча түгеп, “коопиративная” дип аталган ике бүлмәле квартирага тиенгәннәр икән.

Куанычлы вакыйга инде. Шатлыкларын уртаклашырга, сөендерерлек бүләкләр тапшырырга кирәк, әлбәттә. Кая, ничек нинди адрес белән барасы икәнлеге ачык итеп аңлатылган. Җәлил тукталышында төшәсе икән. Ерак икән дә ерагын аралар – Киров районына кадәр сузылачак икән юл. Аптырамый ана белән кыз: җәяү барасы түгел әле, автобуска керәсе дә Аллаһуга тапшырасы. Икәү бит  алар. Сөйләшә-сөйләшә бара торгач, юлның очына җиткәнлекләрен сизми дә калырлар. Янәшә буш торган урынга утырулары булды, кыз әнисе белән бергәләп кунакка баруына сөенеп бетә алмавын белдерде һәм, аны чиксез аптырашта калдырып, сорау бирде:

– Әни, син уваҗаемый человекмы? – Әнисенең, сәерсенеп, зур итеп ачылган күзләренә бераз карап торды да көлеп җибәрде. – Я, шаяртам бит инде! Бер хәл исемә төшә дә янымда барган һәр кешегә шушы сорауны бирәм. “Ниткән хәл инде ул?” дисеңме? – Тыңла, алайса.

 Бер шимбә көнне университетта лекцияләр иртәрәк тәмамланган. Өенә кайтышлый кыз, базарга кереп, бер-ике генә алма сатып алып чыкмакчы булган. Рәт буйлап тикшеренгәләп барганда күзе гаҗәеп матур булып җемедәп торган алсу-кызыл эре алмалар өеменә төшкән. Алма хуҗасының сатып алу теләге бар кебек тоелган кызны бер дә уздырып җибәрәсе килмәгән:

–  Сколько килаграм вам взвечить, уваҗаемая красавица? – дигән, күз-кашларын уйната-уйната.

 –   Мне бы парочку, – дигән дә кыз үзенә карап ук торган ике алманы кулларына алган. Татарстанга сәүдә итәргә килгән Көньяк кунагының күзе-кашы җимерелгән, алмаларны кыз кулыннан тартып ук алган, бик озаклап герләренә карый-карый үлчәгән дә янәдән кызга тапшырган.

–   На, бери своя пакупка, – дигән ул, кыз кулыннан акча ала-ала. – Уваҗаемые люди  у миня многы килаграм покупает такой харочий яблок.

Хәзерге яшьләргәме соң шундый “кызыклы” белдерүне игътибарсыз калдырырга:

–  Я вас поздравляю с успешной торговлей, уваҗаемый кавказский гость Республики Татарстан!

 Кыйсса тәмам. Кыз, елмаеп, әнисенә карап тора-тора да:

  •  Итак, әнием, син уваҗаемый человекмы?
  • О-о-о, кызым, мин би-и-ик уваҗаемый человек. Ә син үзең уваҗаемаямы соң?
  •  Уваҗаемая, билгеле. Ә син үзең мине уваҗаешь?

“Уваҗаешь”, “уваҗаю” сүзләрен төрле формаларда сорау-җавап итеп, шуннан кызык табып, бу автобуста икесе генә барган кебек, дөньяларын онытып, үртәшеп бардылар болар. Автобус исә юлчылар белән шыгрым тулы. Тын гына утыралар. Кичкә таба бит вакыт – эштән кайтып килүләре микән. Кайберләре ана белән кызның һич ваемсыз юктан кызык табуына көлемсерәп бара. Байтагының үз уедыр инде – битараф кына тик утыра. Йокымсыраучылар бар. Шофер тукталышларны әйтә торды, кешеләр төшә торды, яңалары кереп утыра торды. Шоферның бер тукталышны катырак әйткән тавышына ана белән кыз бердәм сискәнем китте.

  •  Җәлил, Җәлил тукталышы кайчан? – дип, кычкырып җибәрде кыз.

–   Проехали, уваҗемые! – Автобуста көлешү башланды. Бер-икесе өстәп куюны кирәк тапты. – Две остановки топайте в обратном направлении, уваҗаемые! До скорой встречи, уваҗаемые! – дия-дия автобус тәрәзәсеннән кул болгап калучысы да табылды.

Җиргә аяк басуга кыз әнисен култыклап алды. Шатлыгы йөзенә чыккан:

–   Күрдеңме, әни? Безнең сөйләшүне никадәр кеше нинди зур игътибар белән тыңлап барган. Бу нәрсә дигән сүз? Во-первых, без синең белән икебез дә уваҗаемый кешеләр, дигән сүз. Это, әнием минем, дорогого стоит. Во-вторых, быть “уваҗаемыми” – это замечательно, дигән сүз.

Көлешү өр-яңадан башланды. Ни хәл итәсең? Шат күңелнең гамәле шул – юктан да кызык табу да рәхәтләнеп көлү.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев