Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Венера Вәлиева сайлауларда ни өчен катнашырга кирәк булу турында сөйләде

Венера Мулланур кызы - «Колос» мәдәният йорты директоры, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни оештыручы булып эшли.

8 сентябрь елның иң төп сәяси вакыйгаларының берсе — Бердәм тавыш бирү көне. Әмма һәркемгә билгеле булганча, теләсә нинди вакыйга үз эшләрен яратып башкаручы кешеләр белән тыгыз бәйләнгән.

Шундый кешеләрнең берсе — «Колос» мәдәният йорты директоры, өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында мәдәни оештыручы Вәлиева Венера Мулланур кызы. Аның уңышларын һәм мактаулы исемнәрен озак санап булыр иде. Аның тәҗрибәсендә «Ел хатын-кызы» конкурсы, «Нечкәбил» республика матурлык, ана һәм гаилә конкурсы, «Тарихта без эзлебез» Шәҗәрә фестивале һәм «Искиткеч гаилә тормышы» конкурслары. Венера Вәлиева шулай ук «Офицер хатыны» медале, «Тугрылык өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән. Шулай ук ул әле Офицерлар берлегенең беренчел оешмасы әгъзасы да, «Алабуга амазонкалары» клубы составына да керә. Аның гаиләсе дә шәһәр, республика чараларында, конкурс һәм фестивальләрдә актив катнаша.

2018 елда Венера Вәлиева беренче мәртәбә сайлауларда участок сайлау комиссиясе сәркатибе булып эшли, бер елдан ул комиссия рәисе вазифасын үти. Ни өчен бу юлны сайларга булдыгыз, дигән сорауга ул озак уйламыйча:

— Бу минем актив тормыш позициясе. Миңа төрле вакыйгаларның үзәгендә булу бик ошый, бу мине әлеге эшне сайларга җәлеп итте. Миңа һәрвакыт сайлауларның эчтән ничек узуы кызык иде, шуңа күрә үзем катнашырга булдым. Сайлау системасында эшләү минем өчен тәҗрибә, аралашу, максатларга ирешү ул, — дип җавап бирде.

Ул вакытта аңа шәһәрнең Мәдәният сараенда урнашкан 1388нче участок сайлау комиссиясе рәисе вазифасын тәкъдим итәләр. Эшнең катлаулы һәм җаваплы булуын аңлаганга, тәкъдимне кабул итүе җиңел булмый.

— Мин илебез киләчәгенә, балаларым һәм оныкларымның киләчәгенә битараф кала алмыйм. Безнең сайлавыбызга хәзер күп нәрсә бәйле, читтә кул кушырып басып торырга ярамый. Мин алай эшли дә белмим, — ди Венера Мулланур кызы.

Венера Вәлиева безне эшнең нечкәлекләре белән таныштырды. Аның бурычлары шактый күп икән.

— Бу бик җаваплы эш: миңа үз участогымдагы эшне дөрес оештырырга, комиссия эшләгән чорда участок сайлау комиссиясе әгъзаларының гамәлләрен координацияләргә, территориаль сайлау комиссиясе дәрәҗәсендә семинарлар, конференцияләр һәм киңәшмәләр эшендә катнашырга, участок сайлау комиссиясе әгъзалары арасында бурычларны бүлергә кирәк.

Техник әзерлек буенча бөтен эш шушы җаваплы һәм хезмәт сөючән хатын-кызларның җилкәләренә төшә.

— Участок сайлау комиссиясе әгъзалары эше сайлаулар уздыру көненә кадәр күпкә алдан башлана. Аларга сайлауларга чакырулар китерергә, участок территориясендә яшәүче сайлаучылар исемлеген тикшерергә кирәк. Шулай ук өйдә тавыш бирү буенча мәгълүматны җыярга кирәк, тавыш бирү участогына килергә кыен булган сайлаучылар янына комиссия әгъзаларын өйгә җибәрәбез. Мондый хокуктан өлкән буын кешеләре, инвалидлар һәм җитди сәбәпләр аркасында үзләре килә алмаган сайлаучыларның башка категорияләре файдалана ала.

Участок сайлау комиссиясенең төп бурычларының берсе — сайлау участогында яхшы атмосфера тудыру. Сайлаучы монда үзен уңайлы хис итәргә тиеш.

Венера Вәлиева хезмәттәшләре турында ярату һәм хөрмәт белән сөйли, янәшәдә ышанычлы кешеләр эшләгәндә, әллә ни кыенлыклар тумый, ди ул.
— Кәгазь эшләремне башкарырга миңа участок сайлау комиссиясе сәркатибе Бакиева Лилия Өлфәт кызы булыша. Ул сайлау документациясе белән эшләүнең барлык таләпләрен һәм кагыйдәләрен белә.

Венера Мулланур кызы эшен үзенең командасыннан, сайлау комиссиясе әгъзаларыннан башка, рәис буларак, күз алдына китерә алмавы турында әйтә. Һәм ул аларның һәрберсенә чиксез рәхмәтле:

— Козлова Наталья, Бакиева Луиза, Әгъләмова Зөлфия, Миронова Лариса, Хөснуллина Гөлназ — көндәлек тормышта аларның һәркайсы үз эше белән шөгыльләнә. Кемдер укытучы, кемдер шәфкать туташы, кемдер китапханәче, кемдер балалар бакчасында тәрбияче... Без барыбыз да төрле, ләкин бер эш эшлибез!

Әңгәмәбез ахырында Венера Вәлиева әлеге вакыйганың һәр кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат ассызыклады.

— Сайлауларда катнашу һәр гражданинга үз фикерен белдерергә һәм мөһим карарлар кабул итүгә йогынты ясарга мөмкинлек бирә. Һәр сайлаучының тавышы әһәмияткә ия, һәр тавыш сайлау нәтиҗәсенә йогынты ясарга мөмкин. Тавыш бирүдә күбрәк кеше катнашкан саен, нәтиҗә гаделрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев