Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеран укытучы Гөлфинур Гыйльфанова: «Яшьлегемә кире кайтсам да, укытучы һөнәрен сайлар идем...»

Күңеле белән яшь калган нечкә күңелле, кешелекле, сабыр, олы йөрәкле шәхесләр була. Ул шәхесләрдән нур бөркелә.

Күңелеңне юатып, рәхәт мизгелләр бүләк итәләр алар. Андый кешеләргә үзеннән-үзе тартыласың, аларның киңәшләре сине яңа эшләргә рухландыра.

Гөлфинур Әсгать кызы Гыйльфанова шундый шәхесләрнең берсе булып, дөньяга ямь өстәп яши. Чын мөгаллимә, киң күңелле әни дә, оныгының яраткан әбисе дә.

Гөлфинур Әсгать кызы Мамадыш районы Алан авылында Әсгать абый һәм Гыйльминур апа гаиләсендә дөньяга килә. Ике абыйсының, апасының яраткан сеңелләренә әверелә. Аңа исемнең дә иң матурын сайлыйлар. Гөлфинур — «Гөлләр эчендәге нур» исемен бирәләр.

Аның бала-чагы Алан авылының яшел чирәмнәрендә уйнап, табигатьнең гүзәллегенә сокланып, урманнарында җиләк җыеп, сизелмичә дә узып китә.
Ә укырга Урта Кирмән урта мәктәбенә килә, чөнки авылларында мәктәп булмый. Укыган вакытта әдәбиятка тартыла, язучыларның әсәрләрен яратып укый. Белемле шәхес буларак өлгерә. Яхшы билгеләренә генә укуы аны Түбән Кама педагогия көллиятенә алып килә. Анда ул чын педагог булып җитешә. Беренче хезмәт юлын 1984 елда Алабуга районы Абалач урта мәктәбендә башлап җибәрә. Анда ул 2 ел дәвамында башлангыч сыйныфларда белем бирә.

Югары белем алу теләге аны Алабуга дәүләт педагогия институтының физика-математика бүлегенә укырга китерә. Читтән торып укый, шул ук вакытта Тихоново һәм Алабуга шәһәре мәктәпләрендә башлангыч сыйныфларында укыта. Ун елга якын гомерен башлангыч сыйныф укытучысы буларак үткәрә. Балаларны яратуы, аны аерым бер баскычка күтәрә, укучылар да аны үз итә. Ата-аналарның да яраткан укытучысына әверелә.
Ләкин җыр-моңга тартылуы, әдәбиятны яратуы, аны икенче югары белем алырга этәрә. Өч ел буе читтән торып, Казан педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, икенче югары белем алып — татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып җитешә.

Шуннан соң аны Алабуга шәһәренең 3нче урта мәктәбенә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары итеп эшкә алалар. 15 ел гомере шул эшкә багышлана.

Шул вакытта ул шәһәрнең танылган мөгаллимәсенә әверелә. Ул үткәргән ачык чаралар, олимпиада һәм фәнни конференцияләр, әзерләгән укучылар, шәһәр күләмендә, бәйгеләрдә катнашып, лаеклы призлы урыннар ала. Янып-көеп эшләп йөргән мөгаллимә һәрвакыт алдынгылар сафында булырга тырыша. Эшләгән эшләре аның үзен дә тагын да югары баскычка күтәрә.
Гөлфинур Әсгать кызының хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләде: шәһәр мәгариф идарәсе, Алабуга администрациясе, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе тарафыннан бирелгән күкрәк билгесе, мактау грамоталары бихисап аның.

Алабуганың 8нче урта мәктәбендә дә тырышып эшли ул, башлангыч сыйныфларда татар теле һәм әдәбияты укыта. Укучыларны төрле бәйгеләргә әзерли. Ярдәм сорап килгән укытучыларына да ихластан ярдәм кулын суза. Кешеләрне хөрмәт итүе, кая гына куйсалар да тырышып, көчен кызганмыйча эшләве, бу мәктәптә дә аны үзен яраттырырга юл ача.

Һәрвакыт ачык йөзле, тәмле телле, киңәшче шәхес ул Гөлфинур Әсгать кызы. Аның пешергән ризыклары шулкадәр уңа һәм шулкадәр тәмле була. Пешерергә бик ярата, кешеләрне ихластан кунак итә, үзенә чакырып түгәрәк өстәл артында сөйләшеп утырырга чакырмаган чаклары да юк аның.
Балалары: ике улы һәм бер кызы тәрбияле, белемле, әниләренә карата миһербанлы, аны кайгыртучан шәхесләр булып үсеп җитә. Олы улы Эльвир әти-әнисе һөнәрен дәвам итеп, КФУда икътисад фәннәре кандидаты, фәнни эшләр буенча галим, икенче улы Әлфир югары квалификацияле программист, Казанда үз гаиләсе белән яши. Оныгы Амур да әбисен сөендереп тора. Кызы Алсу медицина юлын сайлаган, ул Чебоксар шәһәрендә ординатурада укый, күз табибы-ординаторы.

Вакытсыз вафат булган бертуган апасының ике баласын да Гөлфинур Әсгать кызы үз канаты астына алып тәрбияли. Рөстәмнең инде үз гаиләсе — үз тормышы. Алия Чебоксар дәүләт медицина университетын тәмамлап, бүгенге көндә теш табибы булып эшли. Бу балалар — әниләре урынына калган Гөлфинур апаларына бик рәхмәтле.

Олы җанлы Гөлфинур ханым әти-әнисен дә бик тәрбияләп, аларны үрнәк итеп куеп, хөрмәтләп, игелекле булып яшәде. Хәзер дә аларны сагынып hәрчак искә ала. Яңа гына Казанда яшәүче улы гаиләсе белән кунакка кайтып киттеләр. Бөтенесе бергәләп, әтиләре, әби-бабаларының каберләрен зират кылып киттеләр, кар ерып, көри-көри никадәр саваплы эш башкардылар.

Гомер — ул аккан сулар кебек. Гөлфинур Әсгать кызының хезмәт юлы 40 елдан артып китте. Эшен бик яратканга: «Яшьлегемә кире кайтсам да, укытучы һөнәрен сайлар идем» дип үзенең кичерешләре белән уртаклаша Гөлфинур Әсгать кызы.

Лаеклы ялда булса да, аның күңеле мәктәпкә бәйләнгән, мәктәп тормышы, мәктәп хисләре белән яшәвен дәвам итә.Укытучыларның, укучыларының онытмавы аның күңеленә рәхәтлек бирә.

15 март Гөлфинур Әсгать кызы үзенең гомер бәйрәмен — 60 яшьлек юбилеен бәйрәм итә. Аңа гомернең озынын, сәламәтлекнең ныгын, кешеләргә шулай игелекле җан булып яшәвен телибез. Сезнең кебек кешеләр тормышыбызга ямь өсти Гөлфинур Әсгатовна!

Без барысы өчен дә Сезгә чиксез рәхмәтлебез!

Хашия Төхбәтуллина, Сәлимә Нотфуллина
Фото шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев