Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветеранга куаныч

"Әти-әниеңне яздыр, якыннарыңны яздыр" республика чарасының кызган чагы. Проектны танылган кешеләр: министрлар, депутатлар, район башлыклары, телетапшыру алып баручылар күтәреп алды.

Районда татар телендә чыга торган бердәнбер газета - "Алабуга нуры"н яратып укучылар шактый, алар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны Хантимер Хөрмәтов дә бар.

- "Алабуга нуры"ның һәр санын көтеп алам, бер хәрефен дә калдырмый укып чыгам. Бик яратам бу газетаны. Яңалыклар белән дә беренче шуннан танышам. Әле менә күптән түгел генә умарталар турында язма басылган иде, ике тапкыр укып чыктым шуны, - ди 1926 нчы елгы Хантимер абый.

Әлеге газетаны алдыруы белән ул бу округның депутаты Марс Ирек улына рәхмәтле. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе башлыгының урынбасары Марс Сафин инде икенче ел рәттән сугыш инвалиды Хантимер Хөрмәтовны яртыеллыкка "Алабуга нуры" газетасына яздыра. Ветеран газетаның һәр яңа санын укыгын саен аңа изге теләкләр тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев