Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар белән очрашу

27 ноябрьдә мәдәният сараеның кече залында ветераннар советының "Җәмәгать кабул итү"е булды. Анда район башлыгы Геннадий Емельянов, шәһәр оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты.

Геннадий Емельянов чыгышын башлангыч ветеран оешмаларының оеша башлау тарихыннан башлады. Район башлыгы карары буенча һәр предприятие үзендә башлангыч ветеран оешмасы булдырырга тиеш иде. Шулай ук беркетелмәгән ветераннар да игътибардан читтә калмады. Геннадий Емельянов сүзләренчә, ветераннар советы социаль яклау идарәсе белән берлектә башлангыч ветеран оешмасын булдыру нияте белән оешма-предприятиеләрдә очрашулар үткәрде. "Элек бездә 51 башлангыч оешма булса, хәзерге көндә алар 132, шуларның 12 се - беркетелмәгән пенсионерлардан шәһәр мәктәпләрендә оештырылды", - дип ассызыклады район башлыгы.

Чыгышы ахырында Г. Емельянов "Игелекле телефон" хәйрия акциясе кысаларында ТР премьер-министры Илдар Халиков исеменнән алабугалы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Кочнева һәм хезмәт ветераны Анастасия Григорьевага кәрәзле телефоннар тапшырды.

Район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина Алабуганың социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә безнең районда актив икътисадый-социаль үсеш күзәтелә: юлларны төзекләндерү, торак төзү, эшсезлекне бетерү, челтәрләр алыштыру, авыл хуҗалыгы, кече һәм урта бизнес оешмаларына ярдәм күрсәтү буенча эшләр алып барыла. Шулай ук ул "Алабуга" МИЗының да алга китүе турында әйтте: "Бүген МИЗда 31 резидент теркәлгән, киләчәктә бу сан 60 ка кадәр үсәчәк", - диде.

Чыгышында Зөлфия Сөнгатуллина район авылларында башкарылган эшләр турында да сөйләде: 2012 елда Иске Юраш, Морт мәктәпләрендә 23 миллион сумлык ремонт ясалды, авылларда клублар төзелә һәм төзекләндерелә. Мәсәлән, Гари поселогы клубында төзү эшләре тәмамланып килә, ә Бехтерово, Иске Куклюк мәдәният йортларында капиталь ремонт ясалды.

Соңыннан "Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ генераль директоры Валерий Гурьянов залдагыларга шәһәрне жылы һәм кайнар су белән тәэмин итү турында сөйләде. Торак йортларда капиталь ремонт тәмамлануы һәм 2013 елга планнар турында торак-коммуналь хуҗалык департаменты баш инженеры Ильяс Әхмәтшин сөйләде. Алабуга Исәп-касса үзәге директоры Юлия Ищукка да сүз бирелде. "Татэнергосбыт" ҖЧҖ филиалы җитәкчесе Василий Кайнов яңа канун буенча ОДН өчен түләү бәяләре белән таныштырды. "Ышаныч" халыкка хезмәт күрсәтү үзәге директоры Илиза Чернышева "Игелекле телефон" Республика Хәйрия акциясе үткәрелүе турында әйтте. Чарага килгән ветераннар советы вәкилләре үзләрен борчыган проблемаларны шәһәр җитәкчеләренә җиткереп, кызыксындырган сорауларга җавап таба алды.

Рузилә ГАЛИМОВА

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев