Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ветераннар советы: акыл, зирәклек һәм тәҗрибә

Мәдәният сараенда Алабуга районы Ветераннар Советы оешуга 30 ел тулуга багышланган тантана узды.

Бу берләшмә шәһәрдәге ветераннарны гына түгел, барлык өлкән яшьтәге алабугалыларны берләштерә торган мөһим җәмәгать оешмасы булып тора. Мәрмәр залда кунакларны җыр-бию, мастер-класслар белән каршы алдылар. Беренчел оешмаларда барлыкка килеп, бүген дә эшчәнлек итүче түгәрәкләр үз эшен күрсәтте. Кунаклар арасында Әлмәт, Зәй, Яшел Үзән, Сарман, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат ветеран оешмаларыннан вәкилләр бар иде. Алар безнең ветераннарны юбилей белән котларга килгән.

− Бу безнең өчен әһәмиятле вакыйга, чөнки бүгенге юбилей Алабуга районы өчен горурлык, тәҗрибә һәм акыл билгесе булган иң яхшы кешеләрне берләштерә. Сез гаҗәеп язмышка һәм легендар тормыш юлына ия. Сезнең һәммәгез районыбыз үсешенә зур өлеш керткән. Үсеп килүче буынны париотлар рухында тәрбияләү эшендә катнашуыгыз иң тирән хөрмәткә һәм чиксез ихтирамга лаек. Яшьләрне хезмәтнең кадерен белергә, мирасны ихтирам итәргә, туган илне сөяргә һәм гражданлык бурычын үтәргә өйрәтүегез өчен рәхмәт, − диде район башлыгы Геннадий Емельянов.

ТР Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, ветераннар катлаулы юл үткән, шуңа карамастан, нинди генә авырлык килсә дә, ил тормышын җиңеләйтү өчен, алар барын да эшләгән.

− Без 30 ел бергә. Бу чынлап та кызыклы эш, эзләнү, иҗат, һәм безнең бөтен җәмгыятебез өчен сезнең бөек үрнәк еллары. Сезнең алдынгы, гаҗәеп матур 30 еллык эшегез өчен зур рәхмәт! - сказала Татьяна Петровна.

Сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Алабугада 1987 елда барлыкка килгән. Аны оештыруда җиде кеше башлап йөргән һәм җитәкчесе Дан Орденының тулы кавалеры Рифкать Гайнуллин булган.

− Тарих өчен 30 ел күп тә түгелдер, мөгаен, әмма пенсия яшенә җиткән кешеләр өчен бу шактый зур вакыт. Пенсиядә чагында җәмәгать эшләрен башкару һәркемнең дә хәленнән килми. Бүген, элекке кебек үк, Ветераннар советында үз халкына, якыннарына хезмәт итәргә әзер иҗади кешеләр эшли, − диде Ветераннар советы рәисе Надежда Грахова.

Шунысын әйтергә кирәк, ветераннар шәһәр тормышында актив катнаша, патриотик темаларга лекцияләр укый, халык дружиналары рейдларында катнаша, республиканың башка ветеран оешмалары белән тәҗрибә уртаклаша. Бу көнне хәрәкәт активистлары һәм лекторлар төркеме әгъзалары Россия Федерациясенең мактаулы күкрәк билгесе, республика Ветераннар советының мактау грамоталары, Татарстан Ветераннар советы һәм Алабуга районының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев