Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Видеорегистратор – кирәк, ләкин мәҗбүри түгел

Безнең редакциягә Алабуганың берьюлы берничә автомобильчесе мөрәҗәгать итте. Аларны видеорегистраторларны куллану чыннан да мәҗбүри булачакмы, дигән сорау борчый.

Мондый мәгълүмат күптән түгел социаль челтәрләрдә күренә башлады. Машина йөртүчеләр финанс яктан болай да җиңел булмаган вакытта аларны өстәмә техника сатып алырга мәҗбүр итүләренә зарлана.
Әмма, Алабуга ЮХИДИ бүлегендә автомобиль йөртүчеләр өчен мәҗбүри рәвештә видеорегистраторлардан файдалануны гамәлгә кертү фактын кире кактылар. Вәзгыятьне пропаганда буенча инспектор Дмитрий Штенников шәрехләде.
«Челтәрләрдә пәйда булган мәгълүмат чынбарлыкка туры килми. Автомобильләрдә видеорегистраторлар мәҗбүри булачак, һәм алар булмау өчен штраф салыначак дигән хәбәрләр дөрес түгел. Бу уңайдан безгә бернинди рәсми күрсәтмәләр дә килмәде».
Видеорегистраторлар, әлбәттә, кирәк, ләкин мәҗбүри түгел, ди автоинспекторлар. Юлда барган вакыйгаларны «нон стоп» режимында теркәү йөртүчеләрнең үзләре өчен файдалы. Кирәк булган очракта, видеоязманы судта юл-транспорт һәлакәте китереп чыгаруда гаепсезлекне исбатлау өчен, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән аралашканда һәм, гомумән, юлда теләсә нинди бәхәсле хәлләрне ачыклау өчен кулланырга мөмкин. Әмма машиналарда видеорегистраторларны мәҗбүри куллану таләпләре кертелмәде һәм әлегә планлаштырылмый. Һәм әлбәттә, әлеге техника булмаган өчен штрафлар кертү дә каралмаган, — дип билгеләп үттеләр ЮХИДИдә.
Ведомствода бу мәгълүматның каян барлыкка килүенә ачыклык кертмәделәр. Әмма фейкта, мөгаен, яшерен реклама булгандыр, дип билгеләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев