Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Громов: “Аунап яткан ипи телемнәре яныннан күз яшьләрсез уза алмыйм”

26 гыйнварда Алабуга шәһәре Үзәк китапханәсендә камалышта калган Ленинградка, бу коточкыч вакытны үз күзләре белән күргән ветераннар белән очрашуга багышланган чара булды.

Ленинград камалышын өзүгә багышланган чарада  Зөфәрҗан Шакир улы Әхмәтҗанов, Гәммәр Сәмигулла улы Гыйниятуллин, Владмир Сергей улы Громов катнашты, алар камалыш ачысын үзләре дә татыган. Кунаклар арасында Алабуга Ветераннар советы рәисе Надежда Грахова, Ветераннар советының лекторлык төркеме җитәкчесе Иван Трофимов, АМР башкарма комитетының социаль ярдәм идарәсе башлыгы Светлана Прохорова, Татарстан Республикасы Алабуга районы буенча Россия районара УФМС бүлеге башлыгы Сергей Бубеков бар иде.

Камалыш вакытында 600 меңнән артык кеше ачлыктан үлгән, бу хәл өйдә, урамда, эштә күзәтелгән, аларны җирләргә дә җитешә алмаганнар. Халык ач килеш авыр хезмәттә көч түккән.

Камалышта калган Ленинградта яшәүче Владимир Громов кешеләргә ачлыктан үлмәс өчен бирелгән ипинең күләме, “тормыш юлы” турында сөйләде.

– Ленинград камалышы, анда күргәннәр турында хәзер сөйләргә дә куркыныч. Яшьләргә патриотлык турында күбрәк сеңдерергә кирәк. Бер-береңә карата йомшак мөгаләмәдә, мәрхәмәтле булырга кирәк. Шул коточкыч вакытта без: татары да, чувашы да, урысы да, башкорты да берләште, шуңа күрә җиңдек тә. Урамда чүплек кырыенда аунап яткан ипи телемнәре яныннан күз яшьләрсез уза алмыйм. Ачлык вакытында икмәкнең никадәр кадерле булуы, кеше башына бирелгән ипи хәтердә мәңгелекккә уелып калган, – ди ул күз яшьләре аша.

Ә Светлана Прохорова камалышта калучыларны район башлыгы Геннадий Емельянов исеменнән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләр гади сумкага түгел, ә солдат биштәрләренәлар тутырылган иде. 

Кунаклар алдында 2 нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары шигырь сөйләде.

Кичә ахырында Сергей Бубеков 4 яшь Алабугалыга төп документ – паспорт тапшырды. Паспорт ияләре ветераннар белән фотога төшү бәхетенә иреште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев