Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Владимир Леонов Алабугага килде

Үткән сишәмбедә Алабугада Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы коллегиясенең утырышы булды. Ул республикадагы студентлар спорты үсешенә багышланган иде. Анда ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов та катнашты.

Башта спорт корылмаларын карадылар. Дәрәҗәле кунакны Хлыстовода физкультура-сәламәтләндерү комплексы каршы алды. Бу комплексның спорт заллары һәм бассейн авыл кешеләренә генә түгел, алабугалыларга да бик ошады. Бирегә "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр дә йөри.

"Бердәм Россия" спорт комплексында, башкалардан тыш, сәламәт мөмкинлеге чикләнгән кешеләр дә шөгыльләнә - ул "Уңайлы мохит" программасы буенча җиһазландырылган. Күпфункцияле залда Владимир Леонов тренерлар белән аралашты һәм яшь спортчылар белән фотога төште. Казанышлар турында гына түгел, кыенлыклар хакында да сүз булды. Мәсәлән, дзюдочылар тренеры Ильяс Галимуллин Алабуга көрәшчеләр үстерү өчен яхшы җирлек булуын, әмма ярышларга бару өчен, автобуслар җитмәвен әйтте.

Министр яшь гимнаст кызлар белән дә аралашты. Тренер Нәргиз Рәдҗабова гимнастикага тартылучылар саны ел саен арта дип белдерде. Зур теннисны өйрәнергә теләүчеләр исә башка шәһәрләрдән дә килә.

Баскетболчылар кунак белән сөйләшүгә генә түгел, уйнап алырга да иреште. Өч очколык атып, Владимир Леонов егетләргә шәхси үрнәк күрсәтте.

Министр шулай ук осмотрел шахматный клуб "Ак ладья" шахмат клубын, бассейн, җиңел атлетика манежын һәм Боз сараен карады һәм күргәннәреннән канәгать калды. Мондый спорт инфраструктурасы булган шәһәребезнең һәрвакыт алда булуын, Татарстанда аның спорт шәһәрләреннән берсе икәнен билгеләп үтте.

− Һәр район да шулкадәрле сандагы һәм сыйфатлы спорт объектлары белән мактана алмый. Аларның кирәк булуы, анда спорт мәктәпләре, мәгариф учреждениеләренең шөгыльләнүе шәп. Алабугада үсә торган спорт төрләренең барысы буенча да яхшы нәтиҗәләр бар. Район җитәкчелегенең моның белән кызыксынуы һәм объектларга һәркемнең йөри алуы әһәмиятле. Сезнең спорт инфраструктурасына илебезнең эре шәһәрләре дә көнләшерлек.

Утырышта катнашучылар республикада бу өлкәнең агымдагы торышы һәм аны яхшырту турында тәкъдимнәр буенча фикер алышты.

Зал югары һәм урта уку йортындагы физик культура тәрбиясе кафедрасы җитәкчеләре, ректорлар, проректорлар, спорт объектлары директорлары, КФУның Алабуга институты студентлары белән шыгрым тулы иде.

Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов барлык кунакларны сәламләп:

- Алабуга зур мөмкинлекләр шәһәре, биредә Бөтенрәсәй һәм Республика дәрәҗәсендә зур спорт ярышлары булып тора. Бездә спорт объектлары күп һәм аларның барысы да һөнәри спортчыларны гына түгел, шөгыльләнергә теләүче бар кешене дә кабул итәргә әзер. Андыйлар аз түгел. Яшьләр спортын үстерү - бездә мөһим юнәлешләрнең берсе. Россия һәм Ил Чемпионатында призлы урын алган студентларга район башлыгы исемендәге стипендия бирелә, без бу эшне алга таба да дәвам итәчәкбез, - диде.

Спорт бүген модада. Бар кеше дә спорт белән шөгыльләнергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга омтылырга тиеш, теләге булган кешегә мөмкинлек бар.

- Татарстан Республикасы бүген алга киткән хәзерге заман инфраструктуралы фәнни-белем бирү, спорт, студентлар үзәге булып тора. Студентлар спорты - һөнәри спортның мөһим өлеше. Аны үстерүдә заманча институтларның берсе булып студентларның спорт лигаларын төзү тора. Алар элек берничә генә булса, хәзер футбол, баскетбол, волейбол, хоккей лигалары бар, киләчәктә бадминтон, өстәл теннисы һәм башкалар буенча да булачак. Һәр югары уку йортында спорт клублары ачарга кирәк, - диде Владимир Леонов.

Мәдәният йортының мрамор залында студентлар үзләренең уңышлары турында презентация тәкъдим итте. Спорт белән шөгыльләнгән укучы, студент укуда аксый дигән фикерләр булса да, барысы да алай уйламый. Мәсәлән, бу фикерне кире кагучыларның берсе - спортта зур үрләргә ирешкән беренче курс студенты Екатерина Жильцова - пауэрлифтинг буенча Европа Чемпионы.

- Мин КФУның Алабуга институтында юриспруденция факультетында читтән торып укыйм. Бирегә имтиханнар вакытында гына киләм, калган бар вакытымны спортка багышлыйм. Пауэрлифтинг белән бишенче ел шөгыльләнәм. Спорт укуга комачау итә димәс идем, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев