Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Волонтерга чит тел белү мөһим

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогына Россиядән һәм башка илләрдән шушы олы спорт бәйрәменә үз өлешен кертү өчен, сайлап алынган иреклеләр махсус әзерлек үтә.

FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында һәм шулай ук

FIFA 2018 футбол буенча Дөнья Чемпионатында күпме волонтер катнаша ала соң?

Билгеле булганча, FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында - якынча 5,5 мең кеше, Дөнья Чемпионатында - 15 меңгә якын кеше катнаша ала.

Иреклеләрне сайлап алалар

Волонтерлар махсус үзәкләрдә әзерлек уза. Үзәк анык бер югары уку йорты базасында булдырыла. Алар "Россия-2018" Оештыру комитеты тарафыннан сертификация үтә.

Конфедерацияләр Кубогы һәм Дөнья Чемпионаты өчен иреклеләрне барлыгы 15 шундый үзәктә әзерлиләр. Бу үзәкләрнең бишесе Мәскәүдә урнашкан, калганнары - турнирларны оештыра торган шәһәрләрдә.

Иреклеләргә кандидатларны теркәү үткән елның 1 июненнән үк башланган иде, һәм ул 30 декабрьдә тәмамланды. FIFA 2017 Конфедерацияләр Кубогында катнашучы волонтерларга 2017 елның 10 маена 18 яшь тулган булырга тиеш, башка чикләүләр юк.

Иреклеләр шәхси сыйфатлары буенча тест тикшерүе уза. Аларның чит телләрне белүләре дә әһәмиятле. Тикшерүдән соң, әңгәмә үтәләр. Әңгәмә вакытында югары яисә махсус урта белемлеләргә, чит тел белүчеләргә, волонтерлар эшчәнлегендә уңышлы тәҗрибәсе булганнарга өстәмә өстенлек бирелә.

Инглиз теле генә димәгән

Волонтер булырга теләүчеләргә инглиз телен белү кирәк, югыйсә сайлау турында ук тест үтү кыен. Ә инде телне нинди дәрәҗәдә үзләштергән булуың иреклеләр эшчәнлегенең кайсы юнәлешенә эләгүеңә карап, мөһим. Мисал өчен, "Лингвистик хезмәт" һәм "Командалар белән эш" дигән төрләре буенча таләпләр - иң югарысы. Дөрес, инглиз телен белү генә димәгән, иреклеләр өчен немец яисә француз телен белү дә яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев