Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Волонтерлар һәрчак ярдәм итәргә әзер

Әгәр кеше тормышында бәла-каза булса, ул беркайчан да ярдәмсез калмаячак. Авыр минутта волонтерлар ярдәмгә киләчәк.

18 яшьлек Софья Шарыпина ике ай элек волонтер булган, әмма бу эш (ирекле булса да) аның күңеленә шулкадәр үтеп кергән, гүя ул гомере буе волонтерлык белән шөгыльләнгән. Софья – Алабуга медицина училищесының беренче курс студенты, белгечлеге буенча фельдшер. Ул үзенең булачак һөнәрен сайлауда шикләнми –кешеләргә кирәкле булырга, аларга авыр минутларда ярдәм күрсәтергә тели.

– Халык иминлеге һәм медицина үсеше өчен, үз-үземне жәлләмичә, кулдан килгәнчә ярдәм итәсем килә, – ди кыз.

Софья иптәш кызы Елена Бурдина белән бергә алабугалыларның өйләренә дарулар китерә.

– Әгәр кеше сәламәтлеге буенча даруханәгә бара алмаса, аңа барлык кирәкле препаратларны үзебез алып киләбез. Волонтерлык миңа ләззәт бирә, – ди булачак медицина хезмәткәре.

Кызлар, волонтер-медиклар, махсус график буенча Үзәк даруханәдән дарулар алып, аларны хезмәт транспортында (аларны шулай ук график буенча шәһәрнең бюджет оешмалары бирә) адреслар буенча илтә. Көненә 20дән 50гә кадәр адрес була. Софья, башка волонтерлар кебек үк, яшьләргә (20 яшьтән алып) һәм 70-80 яшьтәге кешеләргә дарулар китерүдә ярдәм итә.

– Кагыйдә буларак, өлкәннәр ешрак авырый, аларга аерым игътибар кирәк. Ә яшьләр – өйдә дәваланучылар яки карантинда булучылар, авыру таратмас өчен өйдә утыралар, – ди Софья Шарыпина.

Уртача алганда, дарулар китерүгә көненә ике сәгатьтән алып биш сәгатькә кадәр вакыт кирәк, шул исәптән ял көннәрендә. Шулай ук әлеге кызлар Танайка авылында яшәүчеләргә дә дарулар илтеп бирә.

– Медицина училищесы директоры Рамил Әмирхан улының безгә карата игътибары турында әйтәсем килә. Ул һәрвакыт үтенечләр үтәлдеме, тагын башкаларга ярдәм кирәкмиме, дип кызыксына, – дип билгеләп үтте Софья Шарыпина.

Алабуга медицина училищесында волонтерлар отряды 2003 елдан бирле эшли. Волонтерлар аз хәрәкәтләнүче, өлкән һәм ялгыз кешеләргә медик-социаль ярдәм күрсәтәләр.

– Бүген безнең волонтер-медиклар (алар 2015 елдан башлап шулай дип атала) амбулатор-сырхауханә челтәрен һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручы пациентларны дәвалау өчен госпитальнең эшен җиңеләйтү өчен эшлиләр. 126 студент “фильтр”ларда тора. Алар термометрия үткәрә һәм кулларны дезинфекцияли, медицина битлекләре киюне тикшерә, профилактик әңгәмәләр үткәрә. 18 кеше Үзәк даруханәгә рецептлар китерүдә җәлеп ителгән. Моннан тыш, көн саен волонтер-медиклар коронавирус белән җиңел формада авыручыларга дару препаратларын китерәләр. Әлбәттә, барлык саклык чаралары да үтәлә – алар битлек һәм антисептиклардан файдалана, – ди “Волонтер-медиклар” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Алабуга бүлекчәсе координаторы Әнисә Минһаҗева.

Медикларның волонтерлык отрядыннан тыш, шәһәрдә “Бердәм Россия” яшь гвардиячеләр волонтер отряды да бар, аны “Бердәм Россия” партиясенең Алабуга җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсе җитәкчесе Наталья Сыромятникова җитәкли.

– Безнең отрядта 10 кеше – Алабуга политехника көллияте студентлары, шулай ук “Яшь Гвардия” штабы җитәкчесе урынбасары Николай Чебан, Мәдәният һәм сәнгать көллиятеннән ике кыз. Көллият укучыларына ярдәмчел, шәфкатьле булулары һәм кешеләргә күрсәткән ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтәсе килә. Сүз уңаеннан, политехника көллияте, үзләрендә укучы кызның 9 декабрьдә йортлары янгач, аның гаиләсенә акча һәм кирәкле әйберләр җыйды, – ди Наталья Геннадьевна.

Халыкара иреклеләр һәм волонтерлар көне дөнья буйлап 5 декабрьдә билгеләп үтелә. Алабугада иреклеләр 2002 елдан бирле бар. Нәкъ менә шул вакытта “Ариадна” халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәге базасында “Волонтер” иреклеләр үзәге оештырыла.

– Теләсә кайсы кеше волонтер була ала. Иң яшь волонтерыбызга нибары 5 яшь, ул – балалар бакчасында тәрбияләнә. Иң өлкәненә – 86 яшь. Быел “Без бергә” акциясе кысаларында 500гә якын гариза гамәлгә ашырылды. 100гә якын төрле акция үткәрелде, 20 проект эшләнде. ТАССРның 100 еллыгына бүләк, шулай ук РФ Президентының Рәхмәт хаты белән “Без бергә” медале алынды. Бүгенге көндә Алабуга районында 1 мең 500дән артык волонтер исәпләнә, – ди “Волонтер” иреклеләр үзәге координаторы Ольга Грахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев