Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов: «Исламда гаилә — ике дөньяда да бәхеткә юл»
Ислам никахка аерым игътибар бирә һәм кеше балигъ булуга, әгәр ул моңа әзер икән, аның гаилә коруын һәр яктан хуплый.
Никахлы гаилә коруга әзерлек дигәндә, никахның бөтен кыенлыкларын күтәрергә һәм гаиләне бар кирәкле нәрсә белән тәэмин итәргә әзерлек күздә тотыла.
Аллаһы Тәгалә әйткән: «Без сезне парлап яраттык...»
Аллаһының илчесе (с. г.һ.) яшьләргә мөрәҗәгать итеп әйткән: «Әй, яшь кешеләр! Арагыздан кемнең никахка керер мөмкинлеге бар, керсеннәр, ул бит барыннан да бигрәк, кешене тыелганнардан һәм гөнаһтан саклый. Кем өйләнә алмый, ураза тотсын, ураза тынычландыра ул».
Мөселманча никах теркәп гаилә кору Аллаһ каршында бурычны һәм Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г.һ.) кушканнарны үтәү, аның иҗтимагый әһәмияттәге нәтиҗәләре бар:
1. Кешенең нәсел дәвам итү ихтыяҗын канәгатьләндерә. Бала туу мөһим максатларның берсе булып тора, шуның хакына гаилә барлыкка килә дә инде. Бала тугач, ата-ана:
а) Аллаһның рәхмәтенә ирешә, чөнки алар җирдә кешелекне дәвам итү һәм саклау өчен бала тудыруга омтылып Аллаһыга хезмәт кыла;
б) Ата-анасы вафатыннан соң иманлы балаларның догасы аркасында, Аллаһның ризалыгына ирешә;
в) Сабый чагында үлеп киткән бала ата-анасының яклаучысы булуга ирешү өчен, ата-ана түземле булырга, Аллаһының әмеренә разыйлыгын күрсәтергә тиеш. Бу уңайдан Пәйгамбәр (с. г.һ.) әйткән: «Баланың ата-анасын җәннәткә алып керүе хактыр».
г) Ата-ана картайгач, балалар тарафыннан кайгыртуга һәм ярдәмгә ирешә.
Бала туу гаилә үсешендә яңа баскыч булып тора, гаилә җәмгыятьнең киләчәге хакына зур җаваплылыкны үз өстенә ала. Балалар туу — ир белән хатын өчен зур бәхет.
Пәйгамбәребез (с. г.һ.) юкка гына: «Балалар булган йортка муллык иңә, һәм, балалар күбрәк булган саен, хәерхак та күбрәк», — димәгән.
2. Никахта физиологик ихтыяҗлар хәл ителә. Әлеге ихтыяҗларны дөрес канәгатьләндерүне Ислам берничек тә гаепләми, киресенчә, хуплый, һәм ул хәерхаклы гамәл санала. Шуның белән кеше үзен шайтан коткысыннан саклый, күзләрен тыелганнан, шулай ук зинадан саклый. Шул ук вакытта Ислам тотнаклык һәм бу мәсьәләдә дә, башка ихтыяҗларны канәгатьләндергәндәге кебек үк, чама хисен белергә куша.
3. Ир белән хатынның аерым бер күңел тынычлыгына, камиллек һәм җылылыкка ирешүенең, аларның назларының бер үк вакытта Аллаһка ышануны ныгытуда чагылуы никахның кешегә психологик тәэсире дип карарга була.
4. Никахны теркәү ир-ат өчен йорт хуҗалыгындагы мәшәкатьләрне (ризык әзерләү, җыештыру, кер юу һ.б.), хатын-кыз өчен матди якны тәэмин итү мәшәкатен киметә.
5. Гаилә тормышы шартларында гына махсус хисси ихтыяҗларны канәгатьләндерергә мөмкин. Җенси җитлегү вакытында кеше сөяргә һәм сөелергә тели. Ул ярату объектын эзли, гашыйк була, еш кына күңеле кайта, һәм ул яңа хисләр эзли. Күп кенә яшь кешеләр яшьлектәге кыйммәтле вакытны шушы эзләүләргә сарыф итә, өзлексез хафаланулардан нерв системасын какшата һәм, ахыр чиктә, өметсезлеккә бирелеп, картлыгын тормыштан канәгать булмыйча каршылый. Югыйсә алар үзара никахта, яраткан кешесе белән тату һәм үзара килешеп, аңлашып яши ала.
6. Ислам кагыйдәләренә нигезләнеп оешкан гаилә кешегә зур ләззәт һәм яшәү шатлыгы бирә. Ул — тотрыклылык һәм уңыш, бәхет һәм
муллык нигезе.
Шул рәвешле, сөяргә теләү һәм сөекле булу — кешенең эчке һәм табигый ихтыяҗы һәм ул гаилә тормышында канәгатьләндерелә. Күбесенчә, нәкъ менә никах бәрабәренә кеше үзенең дәртенә каршы тора ала, хатынын һәм балаларын Аллаһ юлына юнәлтеп, йөкләмәләрен үти ала.
Исламда никахның каралганлыгы ир-атка да, хатын-кызга да кагыла. Һәммәсе Аллаһы Тәгалә һәм аның Пәйгамбәре (с. г.һ.) каршында, җәмгыять һәм үзләре каршындагы бурычлары турында барыннан да элек үз гаиләсендә белә.
Гаиләне таркалуга китерә торган сәбәпләр
Үсеп килүче буынны югары әхлакый рухта тәрбия кылырга чакырган бик урынлы һәм вакытлы өндәүләрне еш ишетергә туры килә безгә. Балалар — бүгенгебез һәм киләчәгебез. Балалар безнең бөтен барлыгыбыз.
Шушыларның барысы каршында ата-ана күләгәдә кала, алар бераз гына түгел, бәлки, күбрәктер дә әле, үзләрен яңадан тәрбияләүгә һәм гаилә мөнәсәбәтләренә әзерләнүгә мохтаҗ.
Мәктәп укытучысы яисә югары уку йорты мөгаллиме әледән-әле квалификациясен күтәрә, үз һөнәренә яраклы булуын раслый. Нәкъ шулай ук ата-ана гаилә кыйммәтләре курсын үтәргә һәм үз үрнәгендә шушы кыйммәтләрне арттырырга тиешле. Болай булмаганда, мондый гаиләләр башка нәрсәләрне — аерылышулар санын арттырачак, һәм шулкадәр тантаналы һәм бәйрәмчә башланганны үз куллары белән җимерәчәк.
Гаилә татулыгын нәрсә боза соң? Аның таркалуына китерә торган берничә сәбәпне карыйк.
Ир белән хатынның ярашмавы
Гаиләдә ярашу буш урында барлыкка килми, аңа максат белән ирешергә кирәк. Моңа беренче адым — тормыш иптәшен сайлау. Ир (хатын) дөньяга карашларыгыз буенча да, әхлак һәм матди яктан да сезгә туры килергә тиешле.
Гаилә шушы кагыйдәне бозып корылса, ничек тә булыр әле дип өметләнсәләр, берни дә барып чыкмый, ахырда, язмышлар җимерелә, авыр аерылышалар һәм интегеп йөриләр.
Мәчеткә мөрәҗәгатьләр саны һәм шәригать хөкемнәре дә шуны күрсәтә.
Физиологик канәгатьсезлек
Бу ярашу мәсьәләсенә кагыла. Әйе, бу күпмедер дәрәҗәдә изге, җиде кат яшеренгән тема. Галә парларының бик сирәге генә гаилә психологына язылырга мөмкин, менталитет шундый, алай кабул ителмәгән, ләкин җенси тормыш һәм физик якынлык гаилә төзелешенең мөһим өлеше булып тора.
Доктор Франк Кайерюд әйтә: «Заманча тикшеренүләр күрсәткәнчә, аерылышуларның күпчелегенә җенси тормышта ярашу булмау сәбәп. »
Түбәнсетү
Хатын-кызга карата күрә алмаучан һәм түбәнсетүле караш тәхеттә бер тиран икенчесен алыштырган, җәмгыять хуҗалар һәм колларга бүленгән ерак заманнарда калды кебек югыйсә.
Бүген, вәзгыять төптән үзгәрсә дә, хатын-кыз кайвакыт никахта үзен көчсез тоя, хокуксыз, рәнҗетелгән җенес итеп хис итә. Хатын-кызга физик көч куллануга гына түгел, мораль көчләүгә, кыерсытуларга түзәргә туры килә.
Кешене бизәми торган мондый лаексыз гамәл гаилә бәйләнешләренең ныклыгына тискәре тәэсир ясый һәм соңында гаилә таркала.
Ярлылык
Бу сәбәпне кайберләрегез әһәмиятле санамас һәм үз фикерен раслар өчен бик күп мисаллар да китерер. Акча һәм ярлылык — кимчелек тә, диагноз да түгел, дияр. Әйе, ярлы гаиләләр башкаларыннан ныклырак булырга, ир белән хатын андый гаиләдә озаграк яшәргә мөмкин, бер-беренә ныграк таянырга, тешләрен кысып, гомерләрен шулай үткәрергә мөмкиннәр. Әмма бөтенесе дә һәм һәрвакытта да шулай була алмый. Бик күп башка мисаллар китереп була, хатын ирен акча юнәтмәвенә игәүләп, аны тулысынча аянычлы итә. Җитмәсә һәр икесенең үз дөреслеге — хатыны мохтаҗлыкта яшәргә теләми, ире булдыра алмый яки теләми, яисә тегесе дә, монысы да сәбәп.
Мондый психологик басымга һәр гаилә дә түзә алмый, һәм көннәрнең берендә гаилә дип аталган бу дары мичкәсе һавага очарга мөмкин.
Йомгак урынына
Бу сәбәпләргә тагын исерткечләр белән мавыгуны, хыянәтне кертергә була. Тик бу әле сәбәпләр исемлегенең бик азы гына.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев