Хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган алабугалы Иван Токарев Батырлык ордены белән бүләкләнде
Иван «Алга» татар батальонында хезмәт итә.
Артык мәрхәмәтле — алабугалы Алена Токарева махсус хәрби операция урынында һәлак булган ире Иван турында шулай ди. Фидакарьлеге өчен, аны Батырлык ордены белән бүләкләделәр.
Алена Токарева сөйли:
− Махсус хәрби операция барышыннан ук, ирем яңалыкларны даими тыңлап барды һәм апрельдә хезмәт итәргә булды. Баштарак миңа бу турыда әйтмәде, чөнки моңа кадәр бу мәсьәләне хәл иткәндә, мин каршы идем. Ахырга кадәр аны хәрби хезмәткә яраксыз дип табарлар дип өметләндем, ә ул ниятендә нык торды. Дошман безгә килгәнче, мин үзем шунда барам, ди иде.
Шул рәвешле, Иван «Алга» татар батальонына эләгә. Атамасына күрә, хезмәттәшләре белән бергә һәрвакыт алга бара. Бер ел хезмәттә вакытта, алар бертуганнар кебек бердәмләшә. Махсус хәрби операция урынында башкача мөмкин түгел, сугышчан бурычны үтәп чыгу, кайчагында гомер дә янәшәдәге иптәшләргә бәйле.
− Алар үзара бик тату һәм барысы да бер булып көрәшкә ыргылып тордылар. Былтыр минем ирем яралангач, госпитальдән соң аны санаторийга ял итәргә җибәрделәр, һәм балалар белән без аны күрергә бардык. Ул аңа кире китәргә кирәк диде. Аның яраланган иптәшләре дә, отпускка кайтканнары да шул ук фикерне әйтте, берсенең дә өйдә каласы килмәде, чөнки алар МХО барган җирдә кирәгрәк, − дип искә ала Алена Токарева.
Комиссия уңай нәтиҗә чыгаруга, Иван кире китә. Шалтыратышулар сирәк була, ләкин шул кыска гына минутларда да ул гаиләсен кайгырта, алар өчен борчыла һәм кызын беренче сыйныфка озатырга хыяллана. Алар ирнең кире кайтмый калырын да аңлый, тик яхшыга өметләнәләр.
− Июньнең 3ендә шалтыратыштык. Ул айда мин аңа посылка җибәргән идем, алып өлгергән. Хезмәттәше сөйләде, 16 июньдә ул аны очраткан, Иван өйдән әйберләр һәм күчтәнәчләр алдым дип шатлыгын бүлешкән. Шул ук көнне һәлак булган да. Мин эштә идем, тынычсызлануымның сәбәбен һич аңламадым, үз-үземә урын таба алмадым. Хезмәттәшләрем дә сорадылар, нәрсә булды синең белән дип, ә мин әйтә дә алмыйм, йөрәгем сизгәндер инде, − ди Алена.
Иван һәм Алена бала чакларыннан ук таныш, алар икесе дә Лекарево авылыннан. Июньнең 19ында аларның гаиләсенә 14 ел булыр иде. Иванны җирләгәнгә бер ай диярлек вакыт үтте, ләкин аның юклыгына туганнарының күңеле ышанмый, җаннары әле дә яралы. Хәзер батыр балаларының йөрәгендә яши — 14 яшьлек Максим һәм 6 яшьтәге София әтиләренә бик охшаган, алар аның белән горурлана. Батырның бүләге гаиләдә лаеклы урынын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев