Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Хәрбиләр өчен башлыклар тегүче Флүсә Новикова: «Иң әһәмиятлесе — битараф калмау»

«Без бергә» гуманитар штабының көмеш волонтеры Флүсә Новикова махсус операциядә катнашучы сугышчылар өчен махсус башлыклар — нашлемниклар ясый.

Камуфляж төсендәге тасмалардан торган эшләнмәләр ярдәмендә хәрбиләр яшеренә, тирә-як табигате белән «кушыла», дип аңлата Флүсә Закировна. 

— Алгы сызыктагы дошман дроннарны торган саен ешрак куллана. Шуңа күрә алардан качу өчен безнең сугышчыларга өстәмә маскировка таләп ителә. Ә нашлемниклар безнең снайперларның, разведчикларның, штурмовикларның гомерләрен саклап кала ала, — ди 69 яшьлек Флүсә Закировна.

Әңгәмә вакытында ачыкланганча, «Без бергә» гуманитар штабы каршындагы остаханәдә мондый башлыкларны үрүчеләр алай күп түгел. Башкалар кебек үк, Флүсә апа да бу эшкә йөрәк чакыруы буенча кушылган. 14 нче «Кленовый» территориаль үзидарәсе җитәкчесе буларак, ул МХО ихтыяҗлары өчен акча җыюны оештыра, ә аннары фикердәшләре белән беренче кирәкле әйберләр җыюда катнаша.

— Бер вакытны «Без бергә» хәрәкәте координаторы Роман Епанешников мне остаханәгә чакырды, командамны алып килергә кушты. Шулай итеп биредә калдым, — дип сөйли Флүсә Новикова.

Флүсә ханым «Без бергә» гуманитар штабы командасы белән бергә маскировка челтәрләре үрә, окоп шәмнәре ясый. Территориаль үзидарә советында җәмәгать эшен алып баруын да дәвам итә, хәрбиләргә дә вакыт таба. Ә хәзерге вакытта Флүсә Закирова нашлемниклар ясый. Кич белән телевизор каршында яраткан фильмнарын караганда да үрә ул аларны. Үзе әйтүенчә, бу махсус башлыкларны ул моннан ике ел элек җитештерә башлаган.

— 200дән артык нашлемник үргәнмендер. Төгәл санын әйтә алмыйм, бу алай мөһим дә түгел. Иң әһәмиятлесе — битараф калмау. Мин бер көндә ике башлык ясый алам. Һәм бу һәркемнең көченнән килә: үз графигында бер-ике сәгать вакыт табып, безнең сугышчыларга ярдәм итү зур батырлык сорамый, — дип саный киң күңелле һәм олы йөрәкле волонтер.

Флүсә апа әйтүенчә, «булдыра алмам» дигән куркулар тиз арада юкка чыккан. Билгеле бер схема буенча үрүне үзләштерү безнең геройга кыен булмый. Бу эштә аңа бәйли белүе ярдәм итә. Башта тәҗрибәле хатын-кыз каскага киелә торган баш эшләнмәсенең нигезен бәйли, аннары нашлемникның үзен үрә башлый. Эш катлаулы түгел ди ул. Ләкин монда да үз нечкәлекләре бар булып чыкты.

— Эшләнмәләрнең төсләрен сезонга карап кулланырга кирәк. Җәй көне, мәсәлән, мин нигездә чирәм төсендәге яшел тасмалар кулланып үрәм. Ә хәзер инде эшләнмә өчен башка төсләр сайлыйм. Табигатьтә хәзер яшеллек юк, үлән коры, яшеллеккә караганда кара туфрак күбрәк. Менә минем тукыма кисәкләре дә шундый. Күптән түгел сугышчылардан килгән рәхмәт хатында да төсләрне дөрес сайлавым өчен рәхмәт әйтелгән иде, — дип уртаклаша Флүсә апа.

Сүз уңаеннан, оста бу эшкә инде күпләрне өйрәтеп өлгергән. Бу күнекмәне «Без бергә» остаханәсендәге хатын-кызлар да, башка авыл-шәһәрләр волонтерлары да үзләштергән. Мәсәлән, язма герое янына нашлемниклар үрү буенча мастер-класска Поспелово авылыннан һәм күрше Менделеевскидан волонтерлар килгән булган.

Ярдәмчел Флүсә Закировна үзенә мөрәҗәгать иткән һәркем белән үзенең күнекмәләре һәм осталыклары белән уртаклашырга әзер. Көмеш волонтер бер генә нәрсәгә борчыла — бармаклар арыганга ике башлыктан артыкны үреп булмый. Бу эш белән кызыксынучылар табылганына да баладай ихлас сөенә. Үзенең ике оныгын да бу эшкә җәлеп иткән. Алар әледән-әле тынгысыз әбиләренә ярдәмгә килеп, безнең сугышчыларга мөһим булган нашлемникларны үрергә ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев