Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ҖӘМГЫЯТЬ

Хашия Төхбәтуллина: Алабугада иң тәҗрибәле татар теле укытучыларының берсе

Шушы көннәрдә Хашия Тимерхан кызы юбилеен билгеләп үтә.

Туган җир — күңелләрдә мәңге яшәүче сагыш, истәлекләр, хыяллар дөньясы. Кеше гомере буе туган йортын, аның җылысын күңел түрендә йөртә, сагынып-юксынып яши. 

1960 елны Алабуга районы Кутыр авылында барлыгы алты бала дөньяга килә. Шул алты кызның: Зенфирә, Әлфинур, Чулпан, Лариса, Таня һәм Хашиянең — алты төрле язмышы да шушы авылдан юл алган.

Кутыр авылы бүгенге көндә җир өстендә юк инде. Утыз өч йортлы авылны бары тик зират кына хәтерләтеп тора. Кайчандыр челтерәп аккан чишмә бүгенге көнне куе таллар арасында югалып калган. Шул чишмәдән башлангыч алган елгада кечкенә кызчыкның яраткан уенчык аюы да баткан, бии торган аю аның күңелендә гомере буе саклана.

Чишмә башы
1960 елның 11 мартында Зәйтүнә апа белән Тимерхан абый гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз сала. Аңа Хашия дигән исемне әбисе бирә, яраткан оныгы кызының исемен йөртә. Соңрак, ике яшькә яшьрәк энесе Нургаян туа. Алар яшәгән урамда бары тик малайлар гына булганлыктан, кечкенә Хашия дә шулар белән уйнап үсә. Кечкенә чакта каз бәбкәләре, чебиләр саклый. «Тилгән алып киткән чеби» — һәрвакыт аның күз алдында. 

Хашиягә ике яшь булганда, әти-әнисе Илмәт авылына күчеп килә. Шулай итеп, кызның балалык елларын Кутыр белән Илмәт арасы гомере буе тоташтырып тора.

Белем алу
1967 елда Илмәт башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә Хашия. Беренче укытучысы Бибинур апаның «Хашия, син уку алдынгысы!» дип әйткән сүзләре хәзергедәй күңелендә. Алар сыйныфта 6 малай, 14 кыз укыйлар. Авылда башлангыч сыйныфлар гына булганга күрә, Хашия 4 нче сыйныфка Иске Юраш мәктәбенә укырга йөри. Хәзерге заманда язу коралы булып каләм һәм компьютер булса, алар чорында кара суыртып яза торган авторучкалар кулланышка керә. Хашия Тимерхан кызы сөйләве буенча, аның беренче авторучкасы, ничектер, югала. Кем белгән, бәлки, аны шук малайлар шаяртып алгандыр, бәлки баз ярыгына төшкәндер, ничек кенә булса да, авторучка табылмый. Ул аны бик яраткан була, хәтта, беркемгә гөнаһлы булмыча, эзләп тә йөргән, тик таба гына алмаган.

5 класста сыйныф җитәкчесе итеп яшь белгеч Людмила Ивановна билгеләнә. Бер елдан соң Морт кызы Фәния Нургалиева да сыйныф җитәкчесе булып ала. Ә өлкән сыйныфларда Илдус Гыйләҗев булды, дип сөйли Хашия Тимерхановна. Ул аларны физика фәненнән укыта, «бик таләпчән, көчле, белемле шәхес иде» ди ул. 

Гомере буе Иске Юраш мәктәп укытучыларына: Тимерхан Салихович (тарих), Мирза Вәлиевич (география), Дмитрий Григорьевич (математика), Кадрия һәм Роза апаларга (татар теле һәм әдәбияты) биргән белемнәре өчен рәхмәтле ул.

«Роза апа Казаннан килгән яшь укытучы буларак, миңа әдәбият фәненә мәхәббәт уяткан, шигьрияткә беренче адымнарымны башларга ярдәм иткән укытучыларымның берсе», — дип искә ала Хашия Тимерхан кызы. Шулай ук, Рәйсә апа һәм Кадрия апа да әдәбиятны үз итүдә зур роль уйнады, дип искә төшерә язмабыз герое.

Хезмәт юлы
Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтының филология факультетын тәмамлап, Зәй районы Бура-Киртә авылында сигезьеллык мәктәптә 4 ел буе рус теле һәм әдәбияты, биология фәннәрен укыта.

Хашия Тимерхан кызы Төхбәтуллина Алабугада 8 нче мәктәп ачылганнан бирле анда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Тирән белемле, зур тырышлык белән хезмәт куючы мөгаллимәне укучылары да, ата-аналар да ярата һәм хөрмәт итә. Ул күп еллар буе сыйныф җитәкчесе булып та тора. Мәктәпне тәмамлап чыгып киткән кичәге укучылары бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яши, төрле һөнәр ияләре булып эшли. Яшь буынны итәгатьле итеп тәрбияләүгә зур игьтибар бирә Хашия Тимерхановна. Дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда, төрле бәйгеләрдә, фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашып, һәрвакыт призлы урыннар яулый. Бөтен Татарстанны йөреп чыккан укучылары Хашия апаларын бүген дә онытмый. Аны бәйрәмнәрдә котлап, янына килеп, хәлләрен сорашып торалар, шул вакытларны искә алып, балалык хатирәләрен яңартып, укытучы апаларын рәхмәт сүзләре белән шатландыралар.

Иҗат 
Хашия Тимерхановна озак еллар «Чулман» әдәби берләшмәсенә йөри, матур шигырьләр иҗат итә. Аларны сәхнәләрдә укый, матбугат битләрендә бастыра. Әле алай гынамы соң, хәтере яхшы, тавышы куелган, тел байлыгы югары булган бу талантлы кыз 90нчы елларда «Алабуга нуры» газетасы каршында эшләп килүче «Алнур» радиосында Нәсимә Акмал белән иртәнге тапшыруларны алып барды. Боларның барысын башкарырга никадәр тырышлык, зур сәләт кирәк!

Гомере буе иҗатка гашыйк талантлы Хашия Тимерхан кызы әле һаман да үзенең матур-матур язмалары белән безне шатландырып, күңелләрне рухландырып тора. Аның шигырьләрен мәктәп укучылары төрле кичәләрдә сөйлиләр, укытучылар эш алымнарында куллана.

Хашия Тимерхановнаның иҗаты бай һәм күп кырлы. Әле күптән түгел аның «Ни соң җитми бу күңелгә?» дип аталган шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.
Хашия Тимерхан кызы һаман да сафта, яраткан хезмәтен дәвам итә. Ул бүгенге көндә 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең иң тәҗрибәле укытучысы. Югары квалификацияле бу укытучы узган уку елында «Ел укытучысы» бәйгесендә катнашып, лаеклы урын яулады. Аның офыгы киң, фикере тирән, дөньяга карашы заманча. 40 елдан артык хезмәт стажы булган Хашия Тимерхан кызының хезмәтен хөкүмәтебез дә югары бәяләде: күп санлы мактау кәгазьләре, Россия Федерациясе грамотасы шул турыда сөйли.

Шушы изге рамазан айларында үзенең 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче зур хөрмәткә ия булган Хашия Тимерхан кызына укытучылар коллективы исеменнән тормышында ныклы сәламәтлек, яраткан эшендә зурдан-зур уңышлар һәм иҗат чишмәсенең саекмавын телибез.

Гөлфинур ГЫЙЛЬФАНОВА
Сәлимә НОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев