Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәй хатирәләре яки Шанхайга сәяхәт

КФУның Алабуга филиалы чит телләр факультеты студенты Мария Мелихова ахирәте Лена белән быел Кытай Халык Республикасының Шанхай шәһәрендә яшәп кайтты. Мария белән очрашып мин кытай халкы, аның көнкүреше турында кызыксындым.

- Мария, нинди максат белән чит илгә бардың?

- Яңаны - экзотика күрү, телне шомарту нияте белән, әлбәттә.

- Ә нигә сез башка илне түгел, ә нәкъ Кытайны сайладыгыз?

- Дөресен генә әйткәндә, без башта Америкага барырга ниятләгән идек. Аннары безгә Кытайга барырга тәкъдим иттеләр. Без ризалаштык һәм Шанхай шәһәрен сайладык, чөнки ул Кытайның эшлекле башкаласы, сәүдә, финанс, тарих һәм мәдәният үзәге. Шулай ук заманча һәм яшьләр шәһәре дә. Анда яшәү арзан, һәм, гомумән, бик кызык. Аннан тыш эш табу да җиңелрәк.

- Сәфәр планын алдан кордыгызмы?

- Без сәфәр алдыннан Шанхайда беренче чиратта кая барасын, ниләр күрәсен интернеттан карадык.

- Бу синең беренче шундый зур сәяхәтеңме?

- Әйе, моңа кадәр минем чит илгә чыкканым булмады. Ул минем хыялым иде.

- Икәү юлга чыгарга курыкмадыгызмы соң?

- Юк, киресенчә, бер баш яхшы, ә ике -яхшырак. Яныңда дус, киңәшче булганда әйбәт. Бер үзең барсаң начар - берни дә белмисең. Гомумән, дуслар төркеме белән барсаң күңеллерәк.

- Сез анда ничә ай булдыгыз?

- Өч ай.

- Кайда яшәдегез?

- Без эшләгән фирма яшәргә фатир бирде.

- Кытайда кем булып эшләдегез?

- Безнең профессия бизнес-ассистент булды. Минем ресепшенда (кабул итү бүлмәсе) эшлисем килгән иде, ләкин буем кыска булганга алмадылар.

- Безнең Рәсәйдә инглиз телен өйрәнергә кирәк дип чаң кагалар. Мәктәп балалары үзебезнең татар яки урыс телләрен онытып бара, тел байлыклары бик сай. Кытайлылар да берничә тел беләме?

- Без Кытайга өч тел үзләштереп бардык: инглиз, немец, урыс телләрен. Шуны хәтерлим, шәһәрдә мине беркем дә аңламагач, шок хәлендә калдым. Кытайда санаулы кеше генә чит телдә сөйләшә. Кул хәрәкәте һәм мимика ярдәмендә әңгәмә кора идек, гадәттә, кытайлар безне аңлый иде.

- Алабуга кешеләре буларак, гаять зур шәһәрнең яшәү темпына ияләнү авыр булгандыр, мөгаен?

- Беренче айда без шәһәргә ияләштек кенә әле. Шулай ук кытай валютасына да. Кытайларның валютасы юань. 1 юань 5 сумга тәңгәл. Беренче мизгелләрдә ияләнү авыррак булды, чөнки минем баштагы калькулятор озак уйлый, шуңа күрә бик күп акча туздырдым. Мәсәлән, туңдырманың бәясе 5 юань, ә шарф бәясе - 12 юань. Минем өчен ул 5 һәм 12 сум кебек яңгырады. Ләкин безнең акчага күчергәндә ул 25 һәм 60 сум.

Шәһәргә килгәндә, чыннан да, ул гаять зур: анда 24 миллион кеше яши. Кешеләр барысы бер төрле, бөтенесе каядыр ашыга. Халык төркемендә югалып, ул безне йотар сыман тоелды һәм без аның эчендә банкадагы коңгызлар кебек бәрелештек. Без җәяү йөрү процессы белән идарә итәр хәлдә түгел идек: әйтерсең, безне эләктереп алганнар да, без, үзебез дә аңламыйча, төркем белән бер юнәлештә каядыр бик тиз чабабыз. Ә төркемнән берсе дә безнең хәлгә керми...

- Кытай транспорты турында нәрсә әйтә аласың?

- Кытайда транспорт бик күп. Велосипед, велорикша, мопед, автомобиль һәм автобуслар яшел утка да, шулай ук кызыл төскә дә "очалар". Шанхайда светофорда яшел ут янганын озак кына көтеп тә юлның икенче ягына үтәлмичә дә калырга мөмкин, чөнки таксилар "оча", велосипедчылар да күп. Машиналар да халык төркеменең икеләнеп торуын күреп, бер уйламый кызыл утка сыздырып узып китә. Мин өйгә исән-сау һәм сау-сәләмәт кайтып җитә алмам дип уйлаган идем. Тик беренче айның ахырында ук мин дә кытайлар сыман юлны узарга өйрәндем. Шуны әйтергә кирәк, Шанхайда метро искиткеч матур. Һәр сызыкның, һәр станциянең үз төсе: ал, кызыл, шәмәхә. Хәтта кытай телен белмәгән очракларда да (минем сыман) бар җирдә инглиз телендә аңлатмалар һәм төрле төстәге ярдәмче билгеләр бар. Метрода идеаль чисталык. Барысы да кеше өчен заманча һәм уңайлы эшләнгән. Юлга түләү маршрут ераклыгына карап - 20-30 сум.

- Экзотик җиләк-җимеш ашадыгызмы?

- Әйе. Миңа "драконий фрукт" ошады. Тәме кивига охшаган, ләкин аннан мең мәртәбә татлырак.

Әңгәмә белән тулысынча "Алабуга нуры" газетасының 9 ноябрь санында танышырга була.

Рузилә Галимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев