Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел алдыннан өлкәннәр өчен әкият

КУЧКАР (21.03-21.04)

Киләсе ел уңышлы булачак. Сез инде алдан ук язмыш киртәләренә каршы торырга әзерләндегез. Моңа кадәр ирешкәннәрегезнең куанычын күрәчәксез. Сәламәтлек ягын кайгыртырга кирәк булыр. Сулау системасы һәм йөрәкне ныгытуга игътибар бирегез.
ҮГЕЗБОЗАУ (22.04-22.05)
Күп көч түгәргә туры килер, чөнки финанс мәсьәләсе кыенлашыр. Киске хәлләрдән чыгу юлын эзләргә тырышачаксыз. Саулыгыгыз яхшы булыр. Алда торган елда, моңа кадәр ялгыз булганнар үз парын табачак.
ИГЕЗӘКЛӘР (23.05-21.06)
Иҗади эшләүчеләр үз максатына ирешер. Сәламәтлегегез нык. Шәхси тормышыгызда проблемалар килеп чыгуын теләмәсәгез, ел башыннан ук якыннарыгыз, туганнарыгыз белән мөнәсәбәтләрегезне җайга салыгыз.
КЫСЛА (22.06-21.07)
Хезмәтегезгә карашыгызны үзгәртергә туры килер. Эшне генә түгел, яшәү урынын да алыштырыргадыр, бәлки. 2017 ел сезнең өчен яңарыш елы булачак. Алга барырга вакыт җитте, чигенүләрдән файда юк.
АРЫСЛАН (22.07-21.08)
Бу ел тыныч узар, фәлсәфи уйларга бирелерсез. Үткәннәргә нәтиҗә ясый башларсыз. Күңелегездәге эчке ялкын һәм утлы Әтәч бөтен куркуларыгызны юкка чыгарыр, шуңа күрә шәхси тормышыгызда үзгәрешләр булыр.
КЫЗ (22.08-22.09)
Иҗади хыялларыгыз үсештә. Эштә сезне югары нәтиҗәләр көтә. Шул ук вакытта шәхси тормышыгыз арткы планга күчәр. Җәмәгать эшләрендә актив чор башлана. Сәламәтлек турында уйларга да онытмагыз. Үтәли җилдән сакланыгыз.

ҮЛЧӘҮ (23.09-25.10)
Алдагы елда сезне гаилә кору мәшәкатьләре көтә. Йорт нигезен салу мөмкинлеге булачак. Хезмәт урынында бар да гадәттәгечә. Эшләрегез уңышлы барганга күрә, хәйриячелек белән шөгыльләнә башлаячаксыз.
ЧАЯН (26.10-23.11)
Сезгә кыенгарак туры килер. Үзегезгә тиешлене башкарып чыгу өчен, күп тырышырга кирәк, әмма каршылыкларга җиңел генә бирелмәячәксез. Көчегез ташып тора, шуңа күрә ел ахырына кадәр нәрсә дә булса уйлап табачаксыз.
УКЧЫ (24.11-21.12)
Яңа елдан соң ук эшләрегез көйләнер, ләкин акча ничек кереп барса, шулай ук агып та чыгачак. Сәламәтлеккә зыян килүләр булмас. Тормыш гел бертөсле генә бармас, башка урынга күченүегез дә мәмкин.
КӘҖӘМӨГЕЗ (22.12-19.01)
Ел сезгә шөһрәт һәм муллык алып килер. Көтелмәгән бүләкләргә һәм эш урыныгызда дәрәҗәгә ирешерсез. Сәламәтлегегезне халык чаралары белән ныгытырга кирәк. Ял итәргә онытмагыз, сәяхәткә чыгарга була. Утлы Әтәч шәхси тормышыгызны саклый.
СУКОЯР (20.01-18.02)
Көч һәм мөмкинлекләрегездән дөрес файдаланганда, сезнең өчен бик яхшы ел көтелә. Тырышмасагыз, бөтен ниятләрегезнең җимерелүе бар. Иң әһәмиятлесе - һәр адымда алдан уйлап эш итү. Шулай булмаса, елның тәэсире ярдәм итмәс.
БАЛЫК (19.02-20.03)
Гаилә учагы тыныч һәм ышанычлы булыр. Бер-берегезне яратуыгыз - бу тормышның бик зур кыйммәте. Шуны аңлаучылар өчен ел уңышлы булыр. Сәламәтлеккә килгәндә, аны ныгыту һәм саклау турында уйларга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев