Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел алдыннан Алабугада яңартылган "Иллюзион" кинотеатры ачылды

Бу хыял түгел – “Иллюзион” кинотеатрында зур күләмле реконструкция эшләреннән соң узып баручы 2019 ел ахырында тантаналы шартларда яңартылган һәм модернизацияләнгән кинозал ачылды.

Шулай итеп, “Иллюзион” кинотеатры яңа эш форматына күчте. Яңа цифрлы җиһазлар урнаштыру нәтиҗәсендә тамашачылар хәзер 3D һәм хәтта 4D форматта фильмнар карый алачак. Кинотеатр директоры Зөләйха Әмирбәкова сөйләвенчә, боларның барысы да Кино фондының биш миллион сум күләмендә федераль гранты ярдәмендә тормышка ашырылган.

– Без бу грантка дүрт ел рәттән гариза бирдек, әмма аны дүртенче тапкырында гына оттык. Без бик канәгать, максатыбызга ирешү өчен озак тырыштык. Бу акчалар кинозалны модернизацияләүгә һәм яңа цифрлы җиһазлар урнаштыруга тотылды.

“Татар киносы” ТР Дәүләт бюджет учреждениесе директоры Миләүшә Айтуганова фикеренчә, Алабугада социаль кинотеатрны модернизацияләү ихтыяҗы күптән туды.

Гомумән, бу программа Россиядә инде җиде ел эшли. Дөресен генә әйткәндә, бу үзгәртеп коруларның сезгә бик соң барып җитүенә гаҗәпләнәм. Хәер, Россия грантын алу бик җиңел түгел. Минемчә, хәзер сезнең кинотеатр популярлашачак, чөнки заманча җиһазландырылган кинозал яхшы сыйфатта яңа фильмнар карарга мөмкинлек бирә. Гомумән, “Татар кино”ның төп нигезе шундый – кеше кайда гына яшәсә дә, аның якында гына яхшы фильмнар карарга мөмкинлеге булырга тиеш.

Билгеләп үтик, 3D форматындагы кино өчен 160 урынга исәпләнгән зәңгәр кинозал җиһазландырылды. Иң беренче булып яңартылган экранда яңа чыккан “Союз спасения” фильмы, шулай ук “Иван-царевич и серый волк” мультфильмы күрсәтелде. Чираттагы яңа фильмнар – “Марафон желаний” һәм “Дело Ричарда”.

Гомумән, “Иллюзион”ның эш форматы тулысынча үзгәрәчәк, дип вәгъдә итте кинотеатрның һәвәскәрләр берләшмәләре түгәрәге җитәкчесе Алинә Гыйбадуллина.

– Эш премьера фильмнары белән генә чикләнмәячәк. Без әле зур бәйрәмнәр һәм тематик кичәләр дә оештырырга ниятлибез. Бу популяр булыр дип уйлыйбыз, чөнки элек бездә бары тик иске социаль фильмнар гына күрсәтелде, ә хәзер биредә премьер фильмнарны да карарга мөмкин, шул исәптән 3D форматта да.

Мондый үзгәрешләрнең тагын бер уңай ягы – бәяләр, ди кинотеатр директоры. Билет бәясе коммерцияле кинотеатрларныкыннан түбәнрәк булачак, дип вәгъдә итте Зөләйха Әмирбәкова. Мәсәлән, “Союз спасения” фильмын карау бәясе нибары 200 сум тәшкил иткән. (Чагыштыру өчен: коммерцияле кинотеатрларда билет бәясе 300-350 сум. – Автор иск.) Сүз уңаеннан, грант шартлары буенча, күрсәтеләчәк фильмнарның яртысыннан да ким булмаган өлеше Россиядә җитештерелгән булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев