Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа ел әкияте

Алабуга мәдәният сараенда мөмкинлекләре чикләнгән, күп балалы һәм аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды.

Бу көнне мәдәният сарае башка көннәргә караганда шау-шулырак, чуаррак һәм күңеллерәк иде. Бәйрәмгә килгән балаларны һәм аларның әти-әниләрен район башлыгы исеменнән Алабуга район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Людмила Рыбакова котлады. Үзенең чыгышында җитәкче тамашага килгәннәрнең барысына сабырлык, сәламәтлек һәм рух ныклыгы теләде. Алга таба бәйрәм сәхнәсендә чып-чын могҗизалар башланды. Монда хәйләкәр Убырлы карчык, киң күңелле Кыш Гүзәле, ярдәмчел, ләкин ялкау Емеля, тупас Марфуша һәм әлбәттә, юмарт Кыш бабай бар иде. Балалар сәхнәдә барган әкиятне тын да алмый карады, кирәкле урында кычкырып ярдәм итте, кул чапты һәм тамашаның бер генә мизгелен дә игътибарсыз калдырмаска тырышты.

Кыш Гүзәлен Убырлы карчык тозагыннан коткарып, бик зур эш эшләгәннән соң, балалар (ә монда кем генә юк: кар бөртеге, күбәләк, мушкетер, төлке һ.б.) мәдәният сарае залындагы зур чыршы янына җыелды. Монда алар әйлән-бәйлән уйнады, Кыш бабай белән чыршыда утлар кабызды һәм шигырьләр сөйләп, җырлар җырлады. Бер генә бәйрәм дә бүләксез булмый. Бәйрәмгә килгән 531 бала бу көнне Яңа ел бүләге алды, шуларның 321е - инвалид балалар, калганнары - күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1-14 яшьлек балалар.

Әлеге чарага килгән өлкәннәр дә, оештыручылар да, куанычтан күзләре янган балаларга карап, бик күп уңай хисләр алды. Чөнки сабый йөзендә балкыган бәхет һәм елмаю - иң зур һәм алыштыргысыз бүләк!

Фәридә ӘСКАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев