Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елга әзерләнәбез

Яңа ел бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Тик менә шәһәр урамнарында гына бәйрәм рухы сизелми. Ә бит оешма һәм учреждение җитәкчеләренә шәһәрне 15 декабрьгә бизәп бетерергә дигән бурыч куелган иде.

Соңгы киңәшмәләрнең берсендә бизәлешне 25 декабрьгә тәмамларга дигән яңа күрсәтмә бирелде.

Хәер, шәһәр урамнарында җемелдәп янган төрле-төсле утларны да, Кыш бабай һәм Кар кызы, әкият геройлары сыннарын да ара-тирә булса да күрергә мөмкин.

-Узган елдан башлап шәһәр бизәлеше өчен бар кирәк-яракны яңадан сатып ала башладык. Безнең бер иллюминациябез дә юк иде. Утларны, чыршыны да узган елда сатып алдык, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Илмир Камалетдинов.

Һәр елдагыча мәктәп һәм балалар бакчалары бар булган сәләтләрен эшкә җигеп, җиң сызганып үз территорияләрен бизәү белән мәшгуль. Уку йортлары, спорт корылмалары, кайбер кибетләрнең дә әйләнә-тирәсе Яңа ел бизәлеше белән сөендерә.

Ә менә Нефтьчеләр проспектында урнашкан автозаправка станциясе янында куелган төрле сыннар алабугалыларның гына түгел, шәһәр-район башлыгының да игътибарын җәлеп иткән.

-Бу аларның бәйрәмгә булган шәхси мөнәсәбәтләрен күрсәтә. Матур булсын өчен зур акчалар да таләп ителми икән бит. Теләк кенә кирәк, - диде шәһәр-район башлыгы Геннадий Емельянов эшлекле киңәшмәдә.

Шәһәрдә Яңа ел бизәлешенә бәйге дә игълан ителгән иде. Бәлки, шушы көннәрдә башка оешма-учреждениеләр дә үз территорияләрен матурлар-бизәр.

Җитәкчеләрдән аермалы буларак, алабугалылар үз фатирларын инде күптәннән бизәп куйды. Кибет киштәләре матурдан-матур уенчыклар, төрле-төсле утлар, ялтыравыклардан сыгылып тора. Кибеткә иренми генә кер дә, акчаңны кызганмый сатып ал. Узган ялларда Алабугада бәйрәм бизәге - чыршы сату базарлары да эшли башлады. Теләге булганнар урман гүзәлен 37 нче кибет янында сатып ала алды. Чыршы һәм наратларның бәясе 150 сумнан 600 сумга кадәр. Бәяләр агачның биеклеге һәм купшылыгына карап үзгәрә.

Фәридә ӘСКӘРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев