Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа елны каршылап

Кызыксынды бөтен нәрсә белән маймыл, Тик утырмады ул, хискә бирелсә дә, Үз дигәнен итте, моның өчен Киреләнергә туры килсә дә.

Тормыш - уен, кабат шуны раслап,
Ел һәркемне үзенә каратты,
Бер урында булган вакыйганы
Бөтен Җир шарына таратты.

Утлы билге - кызыл төстән килеп,
Искәрткән булса да алдан ук,
Сугыш утын һич туктатып булмый,
Әле аны җиңә алган юк.

Бик үзгәреп торды дөнья холкы,
Әле йомшак, әле ярсулы.
Ни булса да, яхшы сүзләр белән
Озатабыз тагын бер елны.

Тулы бөтен йөз егерме өч көнен
Бәйрәм ясап, ялда үткәрдек.
Рәхәт чакларда да бергә булдык,
Авырын да бердәм күтәрдек.

Бакча бәяләре үсте диеп,
Чәчрәп торып каршы чыкмадык,
Утка, суга, газга түләүләргә
Зарланулар хәзер - дорфалык.

Йолдызларга карап, күз кызмады,
Бар бит бездән начар хәлдәгеләр.
Өйрәнәсе түгел, кирәк кеше
Путаларын кысып бәйләделәр.

Авылларга игътибар юк түгел,
Онытылмады быел берсе дә:
Клуб, китапханә, мәктәп, бакча, табиб -
Барысы да бер бер бина эчендә.

Төзеләсен төзеп һәм яңартып,
Хуҗалыклар булды күз уңында,
Онытылмады план өчен мөһимлеге
Терлек, кош-кортларның саны да.

Маймыл елы гаҗәп вакыйгалар,
Күренешләре белән китеп бара,
Шәһәр тарихында тәүге тапкыр
"ТНВ"ның килүе ни тора!

"Татарлар" редакциясе районыбызның
Татар авылларын чыкты йөреп,
Бар дөньяга сөйләп танытырга
Табигатен, кешеләрен күреп.

Тарих эзе калган урыннарын,
Мең ел гомер иткән каланың
"Зәңгәр экран"нардан күрсәтерлек
Шәхесләре әле бар аның.

Кемне генә күрми безнең шәһәр -
Супермарафончы Тони Манган,
Җәяү сәяхәте барышында
Бу ирландлы МИЗга сәфәр кылган.

"О, кэй" диеп кенә сөйләшәләр,
Инглизләшеп бара безнең халык,
Өйрәнергә телим дисәң әгәр,
Кытайчадан була дәрес алып.

Туган телен онытып бетермәсен -
Тел күрсәттем бүген оныкка,
Ә ул килеп минем кулдан тартты,
Алып бар, ди, мине паркка.

Шунысы шатлык: Пионерлар паркы
Аңа компьютерны оныттыра,
Аннан керешеп китәр спортка да,
Андый корылмалар артып тора.

Сабыйларга ярдәм кулын сузып,
Изге гамәл кыла Алабуга,
Мәрхәмәтле эшләр марафоны
Бер көн түгел, барсын иде елга.

Шундый өмет били күңелләрне,
Яңа елга аяк басканда,
Әтәч килеп еллык куначага,
Кызыл канатларын какканда.

Өметләнеп була маймылга да,
Әтәчкә дә, әллә ниләргә,
Тик бер-беребезгә ышанырлык булсын,
Һәм тынычлык булсын илләрдә.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев