Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңа маршрутлар

Алабугада җәмәгать транспортының яңа маршрутлары барлыкка киләчәк.

Шәһәр инфраструктура үсеше бүлегенең Евгений Николаев хәбәр итүенчә, 2011 елда пассажирлар йөртү хокукына конкурс үткәрелгән булган һәм шәһәр эчендәге, шәһәр яны автобусларының 70 проценты яңартылган. Бүгенге көндә 23 маршрутның, 13е шәһәр буенча оештырылган, 2се вакытлыча хезмәт күрсәтә (бакчачылык җәмгыятьләренә һәм пляжга кадәр), шәһәр яны маршрутлары - 8.
Соңгы биш елда шәһәр нык үзгәрде, яңа микрорайоннар төзелде, яңа предприятиеләр барлыкка килде. Шуның белән бәйле рәвештә, яңа маршрутлар эшләнгәндә, алабугалыларның теләкләре дә искә алынган.
- "Танайка-2" һәм микрорайон "Сосновка" микрорайоннарын тулысынча тоташтыра торган маршрут барлыкка киләчәк. Алар өчен ике тукталыш пункты әзерләнгән һәм бер тукталыш павильоны урнаштырылган инде. Икенче бер маршрут "Колосовка" микрорайоны аркылы Чапаев урамы аркылы уза (Әйләнеч шосседан Тынычлык проспектына кадәр), ягъни ИСГЗдан "Водоканал"га хәтле барып җитеп булачак. Бер маршрут - Меңьеллык урамыннан Нефтьчеләр проспектына кадәр "Икмәк шәһәрчеге" (ХПП) аркылы, Тынычлык проспекты буйлап метеостанциягә кадәр булачак. Маршрутларның берсе Кирпеч заводыннан башланып Тынычлык проспекты аша үтә (Әйләнеч шосседан Мәдәният йортына кадәр). Иң ерактагы маршрут "Три медведя" поселогыннан башланачак, - ди Евгений Николаев.
Яңа маршрутлар буенча пассажирлар йөртү хокукына ачык конкурс буласы, элекке маршрутлар үзгәрешсез кала. Әйтүләренчә, уңайлырак автобуслар пәйда булыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта 49 торак пунктыннан 41енә автобус даими йөри. Кайбер авылларга автобус йөрми, болар - Свиногорье, Котловка, Луговой, Бессониха, Атиаз, Мамыловка, Черенга. Әйтергә кирәк, 1 декабрьдән Яңа Анзирка авылына рейслы автобус кереп йөриячәк.
Җәмәгать транспорты өчен түләүгә килгәндә, район башлыгы Геннадий Емельянов тырышлыгы белән өч ел рәттән түбән тарифлар сакланып килде. Башка шәһәрләрдә бу бәя 15 сумнан 20 сум арасында булса, Алабугада әлегә 13 сум килеш кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев