Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яңгырлар каршылык тудыра

Быелгы яңгырлы җәй авыл хезмәтчәннәренең “тәгәрмәченә таяк кыстыра”. Районның авыл хуҗалыгы идарәсендә хәбәр итүләренчә, игеннәрне җыеп алу явым-төшем аркасында тоткарланып килә. Планлаштырылган 25 мең гектар кырның бүгенгә 1250 гектары эшкәртелгән. Бу исә гомуми күләмнең 5 проценты гына.

Алабуганың икмәк кабул итү предприятиесе 2019 ел уңышын июльдә үк каршылый башлаган иде. Беренче булып, “Яңа Юраш” агрофирмасы хезмәткәрләре уңыш җыюга кереште, әмма әлләни алга китеш булмады. Һава торышының көйсезләнүе кырдагы эшне туктатып торды. Шуңа да карамастан, шушы көннәрдә Икмәк кабул итү предприятиесе янында янә ашлык төялгән олы йөк машиналары күренде, дөрес алар әлегә күп түгел.

– Хәзер коры көннәрне көтеп, алардан тулысынча файдаланып калырга тырышабыз, – диде хәбәрчебез белән әңгәмәсендә район Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Косов. – Мәсәлән, үткән шимбәдә кырга чыктык, тик ике сәгатьләп кенә эшли алдык. Техникага килгәндә, аның белән бернинди кыенлык юк. Июльнең икенче яртысында безгә республикабызның Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан килгән комиссия комбайннар торышына югары бәя бирде.

Хәзер Александр Косов әйтүенчә, барлык 53 комбайн да сугышчан хәзерлек хәлендә. Ашлыкның сыйфатын карасак, Икмәк кабул итү предприятиесе лабораториясенең хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынганы юеш: дымлылык 25 процент тәшкил итә, норма буенча ул 15 проценттан артмаска тиеш. Ашлыкны киптерергә кирәк. Биредә бу эш бөтен көченә бара.

Районның, “Морт”, “Айсара”, “Яшь көч” агрофирмаларыннан тыш, бар хуҗалыклар да урып-җыюда. Әйтергә кирәк, “Яшь көч” орлыкларның элиталы сортларын сату белә шөгыльләнүгә юл тота. Авыл хуҗалыгы идарәсендәге белгечләр сүзенә караганда, юеш ашлыкны киптерү аның сыйфатына тәэсир итәргә мөмкин икән.

Саннарга күз салсак, бүгенгә мең гектарда арпа, 200 гектарда кышкы арыш, 20 гектарда диярлек кышкы бодай суктырылган. Район буенча уртача уңыш бер гектардан якынча 25,3 центнер тәшкил итә. Тулаем алыначак уңыш, районның баш аграрчысы әйтүенчә, кызганыч, әмма һава торышыннан да тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев