Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Якташыбыз – Ватан герое

Кичә Казанда Ватан герое көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Татарстан башкаласында РФ Геройлары, һәлак булучыларның гаилә әгъзалары һәм Идел буе федераль округына кергән регионнардан Геройлар җыелды.

Аларны ТР Президенты Рөстәм Миннеханов һәм Идел буе федераль округында РФ Президентының вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич котлады. Муса Җәлил исемендәге Татар балет һәм опера театрында узган тантанада безнең якташ - Россия Герое Александр Епанешниковның тол хатыны Нелли Николаевна да катнашты.
Александр Епанешников 1954 елның 5 августында Алабуга шәһәрендә дөньяга килә. Монда 3 нче мәктәпне һәм шулай ук баян классы буенча музыка мәктәбен тәмамлый. Александр гитарада, фортепианода уйнаган, җырлаган, биергә яраткан, чаңгы буенча беренче өлкән разрядка ия булган.
Очучы булу теләгендә һәрвакыт нык торган. Еш кына әбисе өйрәткән такмак көенә җырлаган: " Үскәч очучы булам, чит илләргә рейс ясыйм, үземә баян алам". Балашовка китәр алдыннан: "Әгәр очучылыкка эләкмәсәм, кая барырмын икән? Күз алдыма да китерә алмыйм" - ди. Саратов өлкәсенең Балашов шәһәренә ул 1971 елның июлендә китә һәм очучыларның югары хәрби авиацион көллиятенә "Командалы хәрби-транспорт авиациясе" белгечлеге буенча укырга керә. Лейтенантның беренче билгеләнү урыны Әзербайҗан шәһәре - Кировабад (хәзер - Гянджи). Монда ул өлкән лейтенант исемен ала һәм якынча 4 ел кораб командирының ярдәмчесе була. Хезмәт барышында берничә төр очкычны үзләштерә: Л-29, АК-26, АН-12, АН-24.
Булачак хатыны Нелли белән Александр Балашовта таныша. Алар 1977 елның январендә өйләнешә. Аларның 3 бала - ике кыз һәм бер ул туа.
1993 елның 23 августында отряд командиры, беренче класслы очучы майор Александр Епанешников тарафыннан идарә ителүче АН-12 хәрби-транспорт очкычының экипажы Энгельс - Әстерхан маршруты буенча Арктикадагы оператив группа командованиясенең махсус биремен үтәгән. Очып китүдән соң, экипаж курс ала һәм биеклек җыюга керешә. Маршрут Волгоградтан ерак түгел генә үткән. Очуның 40нчы минутында Краснослободск шәһәре өстендә очкычның электр белән тәэмин ителешендә ялганыш килеп чыга, нәтиҗәдә дүрт двигательнең икесе сүнә. Александр Епанешников хәлне салкын кан белән бәяли, биремне үтәүне туктатырга һәм Волгоградта якын тирәдәге аэропортка тукталырга карар кыла. Тиздән калган двигательләр дә туктый. Очкычны тиз арада калдырырга кирәк, ләкин алай эшләгәндә, идарә итүчедән башка, очкыч шәһәр өстенә төшәр иде, моны ничек тә булдырмый калырга кирәк! Шулай итеп экипаж, машинаны шәһәрдән алып китеп, курсны үзгәртә. Очкыч биеклекне югалтуын дәвам итә. Кораб командиры аны мәҗбүри утыртырга дигән карарга килә. Җиргә якынлаша төшкәч, экипаж биектән күренмәгән электр тапшыру җайланмаларын күреп ала. Командир аның өстеннәнрәк очып китеп, мәйдан артындагы куаклыкка төшәргә уйлый. Агачларга якынлашкач, экипаж яшеллек арасында йортлар күрә һәм аларның дачалар икәнлеген аңлап ала. Алар өстеннән узып очып китәр өчен инде тизлек тә, биеклек тә булмый һәм экипаж, кешеләрнең гомерен саклап, очкычны дача участокларыннан урман полосасы ягына бора. Шартлау яңгырый. Экипаж һәлак була. Гражданнар арасында корбаннар булмый.
РФ Президенты указы белән экипаж командиры майор Епашников Александр Николай улына бу батырлыгы өчен, һәлак булганнан соң, Россия Федерациясенең Герое исеме бирелә. Ул "Алтын йолдыз" медале белән, экипажның калган әгъзалары, һәлак булганнан соң, "Шәхси батырлык өчен" орденнары белән бүләкләнә.
Алабугада Геройның истәлеген мәңгеләштереп, һәйкәл куелды. Аны 3нче мәктәп территориясендә 2015 елның 29 декабрендә ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев