Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ялны белмәс мөгаллимә

Мәктәптә чираттагы тәнәфес вакыты. Коридордагы балалар тавышыннан мәктәп “гөж” килеп тора. Иң почмактагы математика бүлмәсе яныннан узып барышлый, кызыксынып, ачык калган ишектән эчкә күз салам.

Бер төркем малайлар, кызлар уртада торган укытучы өстәле тирәсенә җыелганнар. Аларның кызыксыну тулы карашлары укытучы Дания Сәлимовага төбәлгән. Ә ул исә тыныч тавыш белән гади генә итеп әллә нинди катлаулы хисап мәсьәләләрен аңлата. Тәнәфестә дә ял итмичә математика өйрәнергә нәрсә мәҗбүр итә икән бу егет-кызларны? Миңа, математика белән кечкенәдән үк артык дус булмаган кешегә, бу хәл 7нче мәктәптә эшли башлаган мәлләрдә бик сәер тоела иде. Ә инде Дания Шәкүр кызын якыннанрак белә, аралаша башлагач, серен аңладым. Үз эшенә фанатларча бирелгән педагог укытканда ничек итеп математиканы яратмыйсың ди инде?
Морт кызы Дания үз авылларында мәктәпне тәмамлаганнан соң, Алабуга институтында белем ала. Һәм менә 37 елга якын инде ул 7нче мәктәптә армый-талмый хезмәт итә. Кызыклы, бай эчтәлекле дәресләре, класстан тыш мавыктыргыч чаралары белән җәлеп итәдер ул укучылары күңелен. Нәтиҗәләр дә укытучы һәм мәктәбебез йөзенә кызыллык китерердәй булмый: күрсәткечләр һәрвакыт югары. Ә бу — укытучының ялны белмичә эшләве, балаларны чиксез яратуы һәм хөрмәт итүе, үз фәнен камил дәрәҗәдә белүе, югары педагоглык осталыгына ия булуы нәтиҗәсе.
Моннан тыш, Дания Шәкүр кызы район һәм мәктәп күләмендә ачык дәресләр, семинарлар үткәреп, республикакүләм һәм россиякүләм конференцияләрдә, бәйгеләрдә катнашып, һәрвакыт үз эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. Һәртөрле интернет конкурслардан да читтә калмый укытучы.
Җыр-биюгә оста Дания апа һәм тәҗрибәле нефтьче Фәрит абый гаиләсендә, әлбәттә инде, сәнгатькә гашыйк балалар үскән: Илмаз та, Алия дә оста биючеләр, җырчылар. Югары белем алып, дәрәҗәле урыннарда эшлиләр. Тәртипле, тырыш балалары, оныклары белән чиксез горурлана Дания апа.
Мәктәптәге кебек үк, өендә дә бер минут та эшсез тормый ул: аш-суга да оста, тегү-чигү эшләренә дә кулы ятып тора, бакчасында да эшләргә җитешә. Физика теле белән әйтсәк, ул һәрвакыт динамикада, хәрәкәттә.
Гөлнар ТАҖИЕВА, 7нче мәктәп укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев