Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Янгыннардан сакланыгыз

2017 елда һәм быел Алабуга районында 14 янгын очрагы булган, алар ут белән саксыз гамәлләр аркасында килеп чыккан.

Янгын бернәрсәне дә, беркемне дә аямый, һәм бу һәркемгә билгеле. Шулай булса да, кешеләр көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә игътибарсыз карый, ут кабуга үзләре үк сәбәп була. Кемдер тәмәке төпчеген сүндерми, берәүләр чардак һәм подвалларда, келәт, коридорларда, хуҗалыктагы төрле корылмаларда ачык уттан  саксыз файдалана.

Йорт-кура тирәсендә ягылган учактан да ут кабуы бар. Ачыкланганча, сүндерелми калган тәмәке төпчеге янучан материалга эләккәндә, әлеге өслек төти башлый  һәм, төпчек сүнгәннән соң да көйрәп китә.

Яткан җирендә тәмәке тарту исерекнең гадәтенә әйләнгән очракта, кагыйдә буларак, тәмәке көле урын-җир әйберсен ялкынландырып җибәрә, кеше инде йокыга киткән була. Көйрәп яткан вакытта чыккан төтен исе уянырга мөмкинлек бирми, шул рәвешле, исерек адәм үзен коткару өчен берни эшләргә өлгерми.

Кирәкмәгән әйберләр белән тулы балконнарның да янгын куркынычына сәбәп булуы бар.  Өске катларда яшәүчеләрнең сүндерелмәгән шырпы яисә тәмәке очкыны эләгеп, дөрләп киткән утның фатирга бәреп керүе мөмкин.

Өйдән чыкканда, тикшерегез – янгын очрагы булмасын өчен, барысын да эшләдегезме?

Көнкәреш техникасын уттан өздегезме? Газны тоташтырылган килеш калдырмадыгызмы?

Фатирыгыздагы тәрәзәләрне ябыгыз, пыялаланмаган балконнарда янып китүчән әйберләр сакламагыз.

Янгын белән көрәш чараларын сайлау

Ут чыкканда, аны сүндерү өчен одеяллар, тупас тукыма, капчык, сулы савытлар кулланырга була. Алардан ничек файдаланырга кирәген белергә тиешсез. Янгын сүндергечләрне кулланырга өйрәнегез.

Янгын күрсәгез, кичекмәстән шәһәр телефоныннан “01”, мобиль телефоннан “101” номерын җыеп, янгын сакчылыгына хәбәр итегез, урынның адресын, үзегезнең фамилиягезне әйтегез. Мөмкин булганча, кешеләргә аннан китәргә булышу, янгынны сүндерергә тырышу сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев