Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкә булгач, дәрәҗәсенә туры килсен иде

Узган атнада Алабугада көзге ярминкә башланды. Шәһәр башкарма комитеты карары белән ул атна саен шимбә һәм якшәмбедә иртәнге сәгать тугыздан кичке 16 сәгатькә кадәр "Гелон" рестораны җирлегендә үтәчәк.

Шимбә көнне шәһәр-район предприятиеләре һәм аерым гражданнар ярминкә мәйданына төрле яшелчә, җиләк-җимеш, ит, сөт продуктлары һәм бәрәңге, бал, пешкән камыр ризыклары алып килгән иде. Бәрәңге сатучыларга комачауламас өчен, Тынычлык проспектының бер ягы ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан ябылса да, сатып алучыларга ул беркадәр комачаулады да кебек. Шуңа кайберәүләргә әйләнеп йөрергә туры килде. Ярминкәдә күзгә ташланганы: ит продуктлары бәяләренең базар һәм авыл җирләрендә тәкъдим ителә торган чамадан аерылмавы: ул 200 сумнан алып 250 сумга кадәр. Сатучылар ит фаршы да тәкъдим итте. Деликатес саналган куян түшкәсенең килосын 250 сумнан, индоутканың килосын 300 сумнан саттылар. Дәү-дәү бройлерларның килосы 200 сум тора иде. Әмма кайберәүләр аның шәхси хуҗалыкта үстерелгән булуына шик тә белдерде: кибетнеке түгелме соң бу дип, әйләндереп-әйләндереп карады.

Башка елларда бәрәңге сатучылар арасында Татарстанның шактый күп районнары һәм күрше-тирә республика вәкилләрен күрергә була иде: быел, әйтергә кирәк, аларның географиясе таррак: Удмуртия белән Нурлат районыннан килүчеләрдән тыш, нигездә үзебезнең алабугалылар иде. Килосы 10 һәм хәтта 12 сумнан тәкъдим ителгән бәрәңгенең сыйфаты әйбәт күренде, эче ничектер. Әйтүләренә караганда, яңгырлар сирәк булуга карамастан, быел бәрәңгедә коры черек авыруы шактый киң таралган. Халык суган һәм итне аеруча яратып сатып алды. Быел суганның килосы 11-12 сум, кишер 12 сумнан 25 сумга кадәр, болгар борычы 25 сумнан, виноград 70-75 сумнан тәкъдим ителде. Дөрес кайбер яшелчәләрнең сыйфаты ташка үлчим иде.

Көн уртасы җиткәндә күпчелек сатучылар ярминкә мәйданыннан китеп барды. Иртә торган откан, озак йоклаганнар үзләренә үпкәләсен дигән принциптан чыгып булса кирәк, алар төп эш урыннарына китүне мәгъкуль күргән.

Якшәмбедә ярминкә үз эшен дәвам итсә дә, анда инда товар ассортименты ярлы һәм сатучылар да аз иде.

В.Винер

Налия Касыймова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев