Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкә эшен башлады

Бүген Алабугада юбилейлы X Бөтенроссия Спас ярминкәсе һәм Чаң фестивале ачылды.

Ярминкәнең мәртәбәле кунаклары Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы каршындагы Җәмәгать советы рәисе һәм "Мирасны саклаучылар" премиясен оештыру комитетының рәисе Павел Пожигайло, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгының мәдәни мирасны саклау Департаменты директоры Владимир Цветнов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм ТР Мәдәният министрының беренче урынбасары Эльвира Камалова килгән кунакларны, ярминкәдә катнашучыларны сәламләде. Традиция буенча алар төп сәхнә янында чаң суктылар.

Ярминкә Шишкин буаларында, "Яшьләр" стадионында һәм шәһәрнең иске өлешендәге тарихи урамнарда уза. Юбилей ярминкәсенең яңалыгы булып ТР "Музейлар урамы", Россия нәсел утарлары фестивале һәм су фонарьләре фестивале тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев