Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярминкәләр дәвам итәчәк

18 сентябрьдә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты рәисе Илмир Камалетдинов агрофирма җитәкчеләрен җыеп киңәшмә үткәрде.

Ул анда, аерым алганда, үткән шимбәдә калада авыл хуҗалыгы продуктлары сату буенча үткән ярминкәнең тиешле югарылыкта булмавына канәгатьсезлек белдерде. "Ассортимент ярлы, бәяләр югары. Әйтик, бер хуҗалыктан килгән җаваплы ханым бәрәңгенең чиләген 130 сумнан сатып тора идее", - диде ул. Кәбестәнең килосына да, гәрчә сыйфаты әлләни яхшы түгеллегенә карамастан, шактый югары бәя куелганлыгын искәртте. Алабугалыларның борчакка ихтыяҗы зур икән. Юраштан китерелгән 6 капчык борчакны күз ачып йомганчы алып бетергәннәр. Солы, бодай ише культуралар сораучылар да күп. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Нотфулла Гомәров белдерүенчә, 20 рулон прессланган саламга заявка бар, кем әйтмешли, иренмә, китер дә сат кына.

Ә шулай да иң күп сорала торган продукт - ит. Район башкарма комитеты рәисе хуҗалык җитәкчеләрен юньрәк бәядән (базардагыдан арзанга әлбәттә) әлеге төр ризыкны ярминкәгә мулрак китереп сатарга өндәде. Кала халкы хет шушы көннәрдә мөмкинлекләрдән файдаланып калсын иде, - дигән теләк белдерде ул.

Фирдәвес Хуҗин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев