Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Ярты гасырдан артык гомер сәламәтлек сагында

Миңлеәхмәт Хуҗиевич Мамадыш районының иң гүзәл табигатьле, урманнарга бай Үсәли авылында бик тә гадел, эшчән, булдыклы гаиләдә беренче бала булып, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга ике ай ярым кала, бу якты дөньяга аваз сала.

 

«Һөнәри табиб өч төрле сыйфатка ия булырга тиеш: кешеләргә карата мәхәббәт, фән белән ныгытылган акыл, чишелмәгән серләрне танып белергә омтылу».
П.Чайт

«Сәламәтлек — зур байлык», «исән-сау булыгыз» дигән сүзләрне без бик еш кулланабыз. Әмма аларның мәгънәләрен авырып урын өстенә егылгач кына аңлыйбыз, вакытында чаралар күрмибез, табибларга мөрәҗәгать итмибез. Югыйсә, Пәйгамбәребез дә табиблар булган җирдә яшәргә кушкан бит. 

Без, хәзерге заман кешеләре, Аллаһы Тәгаләгә мең шөкер, ул яктан бик бәхетле. Шәһәребездә шифаханә, сырхауханә, хастаханә, теш дәвалау клиникалары, ультратавыш ярдәмендә тикшеренү бүлеге эшләп тора. Шәһәр һәм район халкына никадәр табиб һәм шәфкать туташлары медицина ярдәме күрсәтә, санап бетергесез... Аларның күбесе Мамадыш төбәгеннән килгән тирән белемле, тәҗрибәле кешеләр. Гомумән алганда, Алабугада табиблар һәм шәфкать туташлары гына түгел, укытучылар, хокук саклау хезмәткәрләре һәм башка белгечлек буенча эшләүче кадрлар да бик күп. 

Юкка гына элек-электән Алабуганы Мамадышның филиалы дип әйтмәгәннәрдер. Кайсы гына мәктәпкә, балалар бакчасына, медицина учреждениеләренә килеп кермә, анда Мамадыш районыннан килгән белгечләрне очратасың. Гүзәл Чулмансу буена урнашкан Алабуга шәһәрендә алар тырыш хезмәт куялар. Мамадыш төбәгенең суы шундыймы икән, аннан килгән һөнәр ияләре тирән белемле, гадиләр, туры сүзлеләр, принципиаль кешеләр, тырышып эшлиләр, ялагайлануны белмиләр, акыл белән эш итәләр.

Бу язмам исә шундыйларның берсе булган, ярты гасырдан артык гомерен медицинага багышлаган, халык сәламәтлеген кайгыртып эшләүче олы җанлы, тирән белемле, зур тәҗрибәле табиб-якташым Миңлеәхмәт Хуҗи улы Әгъдәмов турында.

Миңлеәхмәт Хуҗиевич Мамадыш районының иң гүзәл табигатьле, урманнарга бай Үсәли авылында бик тә гадел, эшчән, булдыклы гаиләдә беренче бала булып, Бөек Ватан сугышы тәмамланырга ике ай ярым кала, бу якты дөньяга аваз сала. Кечкенә Миңлеәхмәткә сугыштан соңгы авыр елларның ачысын-төчесен күп татырга туры килә...

«Татар барда — хәтәр бар» дигән гыйбарә бар безнең халыкта. Кайвакытта көнчелек, хөсетлек дигән нәрсә кеше язмышы белән шаяра. Авылның бер кешесе әтисе Хуҗи абыйга яла яга, НКВД кешеләре килеп, аны алып китәләр дә ерак Себер якларына сөргенгә сөрәләр. Әнисе Миңнур апа да кечкенә сабыен әнисенә калдырып ире белән китәргә мәҗбүр була. Сабый балага, әлбәттә, әни кирәк, ул аны юксына, сагына. Туганнары кечкенә Миңлеәхмәтне Кемерово өлкәсе Хопкино станциясендә урнашкан әти-әнисенә илтеп тапшыралар. Мәктәпкә барыр вакыт җитә, 1953 елның сентябрендә 1 сыйныфка укырга керә. Шулай итеп, кечкенә Миңлеәхмәткә 1-2 сыйныфны рус мәктәбендә укырга туры килә. Себердә яшәгән вакытта гаиләдә тагын өч бала: Миңлебану, Галиәхмәт, Гөлбикә туа. Ишле гаиләгә чит җирләрдә яшәү җиңел булмый, әлбәттә, ачлык-ялангачлыкны күп татырга туры килә. Илбашы И.В.Сталин вафатыннан соң әтисенең гаепсез булуы ачыклана, һәм алар ашкынып туган якка, туган нигезгә кайтып урнашалар.

«Балачагым хәтеремдә бик авыр булып кереп калды. Мин гаиләдә беренче бала идем. Сугыштан соңгы авыр еллар... Кияргә кием, ашарга ризык булмаган чаклар да булды, әмма халык түзде, сабыр итте, яхшыга өметләнеп яшәде», — дип искә ала Миңлеәхмәт Хуҗиевич.

Әкренләп авырлыклар чигенә бара, илдә уңай якка үзгәрешләр башлана, гаилә ишәя. Бер-бер артлы 7 бала: Рәшит, Рәсимә, Рафат, Рамил, Мәрзия, Илсөяр, Илсур дөньяга килә. Әти-әни эштә чакта балаларга күз-колак булып, аларны ашатып-эчертеп тору һәм хуҗалыкта булышу өлкән бала җилкәсенә төшә. Өченче сыйныфтан алып унберенче сыйныфны тәмамлаганчы Миңлеәхмәт Хуҗиевич туган авылында — Үсәли урта мәктәбендә укый. Тырыш була ул, мәктәптә яхшы билгеләренә генә укып, теләге медицина институтына укырга керү була аның. Конкурс зур, бер урынга унике һәм аннан да күбрәк абитуриент. Шулай да Миңлеәхмәт Хуҗиевич чигенми, максатын тормышка ашырырга уйлый. Документларын Казан дәүләт медицина институтының стоматология факультетына тапшыра. 

Ул елларда мәктәп тәмамлаган кыз-егетләр табиб булу теләге белән янып йөрделәр. Күрәсең, Миңлеәхмәт Хуҗи улына да Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында сурәтләнгән табиблар тормышы, аларның хезмәте тәэсир иткәндер... Менә ул имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, институтка керү бәхетенә ирешә! Хыялы чынга аша егетнең! Институтта укыганда да сынатмый, тырышып белем ала. Студент еллары сизелми дә үтеп китә. Миңлеәхмәт Әгъдәмов дипломлы белгеч, кулында эшкә урнашырга юллама да бар. Ул ике дә уйламый, үзенең туган районына эшкә кайта. Аны Мамадыш районының Шәдче авылындагы участок хастаханәсенә баш табиб итеп билгелиләр. Нинди зур җаваплылык, кеше сәламәтлеге, кеше язмышы аның кулында!

Яшь табиб инде гаилә корып, матур гына эшли башлый. Шактый гына тәҗрибә туплап өлгергән табиб 1972 елда Чистай районының Яңа Чишмә авылы хастаханәсендә баш табиб итеп билгеләнә. Монда да сынатмый, бөтен энергиясен биреп, тырышып эшли. Аның тырыш, намуслы хезмәтен күреп, 1978 елда Алабуга шәһәрендә нефтьчеләр өчен төзелә башлаган НГДУ «Прикамнефть шифаханәсенә (ул вакытта санаторий-профилакторий дип атала) баш табиб итеп күчерәләр Миңлеәхмәт Хуҗиевичны. Ул ныклап эшкә керешә, белемен арттыру, камилләштерү турында да онытмый, яңа белгечлек үзләштерә — рентгенолог булып эшли башлый.

1982-1984 елларда яңа белгечлек буенча Мамадыш район үзәк хастаханәсенең рентген кабинетында җитәкче вазифасын башкара. Бу өлкәдә шактый тәҗрибә туплап өлгергән табибны Алабуга район үзәк хастаханәсенә табиб-рентгенолог буларак күчерәләр. 1986 елдан Танай урманында урнашкан медсанчастьта рентген-диагностика кабинеты мөдире булып эшли башлый, унике ел буе шунда тырыш хезмәт куя. 1998 елда Алабуга автомобильләр заводының сырхауханәсенә рентгенолог булып урнаша. Миңлеәхмәт Хуҗиевич кайда гына эшләсә дә, тырыш, тәҗрибәле табиб икәнлеген кат-кат раслый. Бу хезмәтен бәяләп аңа «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелә. Аңа кадәр дә ул күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнә. 2001 елда югары квалификацион категорияле табиб исеменә лаек була. 

Кеше сәламәтлегенең нинди зур мәгънәгә ия икәнен бар нечкәлеге белән аңлап эшли Миңлеәхмәт Хуҗиевич, чөнки үзе дә тормыш авырлыкларын татып, каршылыкларга бирешмичә, сәламәтлек сагында хезмәт итә. «Кешеләргә үземнең кирәклегемне тоеп тору, аларга ярдәм итү миңа эшемдә дәрт, көч-куәт өсти», — ди табиб. 

«И, табиб — Аллаһ илчесе,
Рәхмәтле бәндәләрең. 
Ходай биргән сәләтеңне
Син бездән жәлләмәдең.
Яшәү һәм үлем арасын
Итәсең озын-ерак.
Назлы сүз, җылы карашың
Дарудан файдалырак».

Якташыбыз Гарәфи Әгъләмҗанның бу шигъри юллары Миңлеәхмәт Хуҗи улына бик тә туры килә. Язмамның башында язып киткәнчә, табиб кешеләргә карата мәхәббәт белән карарга тиеш. «Җылы сүз — җан азыгы» дигән халык мәкале. Җылы сүз авыруны дәвалый, терелүгә өмет уята. Хәзерге табибларда бу сыйфат җитеп бетми. Дорфа сөйләшкән табиблар белән сөйләшәсе дә килми авырган вакытта. Урта буын, яшь табибларга менә кемнән үрнәк алып эшләргә кирәк!

Никадәр генә каршылыклар булса да, Миңлеәхмәт Хуҗиевич сәламәтлек сагында эшләвен дәвам итә, яңа белгечлек ала. 2003 елдан үз клиникасын ача, ультратавыш ярдәмендә авыруларга дөрес диагноз куеп, чирне вакытында дәвалауга зур өлеш кертә. Халык аңа бик тә рәхмәтле, чөнки ул ярдәмгә мохтаҗ беркемне дә кире бормый, мөмкин кадәр ярдәм итәргә тырыша.

«Тормыш юлымда олы дәрәҗәле генә түгел, олы җанлы кешеләрне еш очраттым. Алабуга шәһәрендә кырык елдан артык эшләү дәверендә гаять культуралы, сокланырлык кешеләр белән очрашырга туры килде. Гомерем буе дөреслек, хаклык, гаделлек эзләдем, хаксызлык, гаделсезлек күрсәм, күңелем әрнеде, йөрәгем сыкрады», — дип искә ала күпне күргән табиб. 
Югары һөнәри осталык, зур тәҗрибә, җаваплылык хисе һәм үз-үзенә таләпчәнлек Миңлеәхмәт Хуҗи улына Алабуга шәһәре һәм район халкы арасында гына түгел, күрше районнар халкы арасында да зур хөрмәт китерде. 

Аның шушы яхшы сыйфатлары балаларына да күчкән. Өч бала тәрбияләп үстереп, белем биргән ул. Олы кызы Эльвида әтисе юлы белән китеп, бүгенге көндә клиника лабораториясендә мөдир, табиб-лаборант булып эшли. Гаиләле, тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстереп, югары белем алырга ярдәм иткәннәр. Кызларның берсе — юрист, икенчесе — программист. Кече улы Булат та әтисе кебек табиб һөнәрен сайлаган. Ул хәзерге вакытта Чебоксар шәһәрендә медицина университетының дәвалау факультетында белем ала. Уртанчы улы Эдуардның үз эше, ул — бер бала атасы. 

Язып үткәнчә, Миңлеәхмәт Хуҗиевичның унбер туганының алтысы югары белемле, дүртесе техникум тәмамлаган. Әгъдәмовлар гаиләсендә җиде бала табиб һөнәрен сайлаган. Калганнары экономист, хисапчы. Инде аларның да арасында медицина белгечлеген сайлаучылар унау. Алар халык сәламәтлеген саклауда үзләреннән зур өлеш кертеп, тырышып эшлиләр. Бүгенге көндә табиблар династиясен унҗиде кеше дәвам итә, алга таба, бәлки, оныкчыклар да бу изге һөнәр ияләре булып китәр. Бирсен Ходай!

«Гомернең озын, ризыкның киң булуын теләсәгез, туганлык җепләрен нык тотыгыз!» — диелә хәдистә. Ләүселмәхфүз китабында гомер озынлыгы, ризыгы, язмышы, бәхете турында бала ана карынында 4 ай 10 көн булуга ук язылып куела, диелә. Фәрештәләр язып куйган язмышны, гомерне адәм баласы игелекле гамәлләр эшләп озынайта, язмышын үзгәртә ала. Туганнар арасында дуслык, татулык — үзе бер изге гамәл. Бер-береңә терәк һәм кирәк булып яшәү — Әгъдәмовларның тормыш девизы. Инде әти-әниләре бакыйлыкка күчкәнгә дә шактый гомер узган. Ә өлкән абыйлары Миңлеәхмәт Хуҗиевич туганнарын барлап, хәл-әхвәл сорашып, яхшы киңәшләрен биреп, аралашып тора. Үзләренә генә түгел, туганнарының балаларына да җылы сүзен, төпле киңәшләрен кызганмый абыйлары.

Миңлеәхмәт Хуҗиевич бүген дә сафта, ярты гасырдан артык гомер халык сәламәтлеген саклауга багышлаган бу олы җанлы кешегә Аллаһы Тәгалә сәламәтлекне кызганмасын иде. Һәр яңа көн туганга куанып, иртән-иртүк эшенә ашыга ул. Үзенең җитмеш җиде яшькә җитүенә дә карамастан, Миңлеәхмәт Хуҗиевич һаман да яшь, төз гәүдәле, җитез хәрәкәтле, алдынгы карашлы, максатчан булып кала бирә. Безнең тирә-ягыбызны аның кебек кешелекле, ихлас күңелле, олы җанлы кешеләр бизәп торса, яшәү, тормыш итү тагын да ямьлерәк, күңеллерәк, мәгънәлерәк булыр иде. Мөлаем йөзле, тыныч холыклы, тыйнак, тиз аралашучан, тирән белемле, максатчан, бар эшне җиренә җиткереп башкаручы, төгәл, туры сүзле, принципиаль табибны — Миңлеәхмәт Хуҗиевичны хөрмәтләргә тиешбез. Юкка гына ил картлары — ил тоткалары димәгәннәрдер. Аларның хезмәтен яшь буын үрнәк итеп алырга тиеш.

Тиздән — 26 февраль көнне аның гомер бәйрәме— туган көне. Миңлеәхмәт Хуҗиевичка ныклы сәламәтлек, энергия, гаилә иминлеге, балаларының бәхетле булуларын телим. Әле тагын шулай халыкка,туганнарга, дус-ишләргә кирәк һәм терәк булып, озын-озак яшәргә язсын, хөрмәтле табиб! Күңелең һәрчак тыныч булсын, балалар һәм оныкларыңның күңел җылысын тоеп, бәхетле озын гомер кичерергә насыйп булсын сезгә, хөрмәтле Миңлеәхмәт Хуҗиевич!
Р.Әхмәтҗанова, 
мәгариф ветераны

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев