Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләр өчен 140 737 сумлык фатир!

Торак мәсьәләсе - яшь гаиләләр өчен иң мөһимнәрдән берсе. Уңайсыз көнкүрешнең аерылышуга китерә торган каршылыклар сәбәбенә әйләнүе сер түгел. Алабугалылар өчен бу сорау чишелергә охшаган - "ДОМКОР" аркасында, яшь гаиләләрнең үз тораклары турында якты хыялларын тормышка ашыру юлы икеләтә кыскарды.

"Яңа микрорайоннар - яшь гаиләләргә!" программасы Татарстан Республикасындагы яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлгән. Аның шартлары буенча, килешү төзегән вакытка ир белән хатынның берәрсенең яше 40тан артмаган гаилә 4-5-3Г тоак йортында (ул. Автомобиләчеләр урамы, 7 йорт) бик отышлы шартларда, төзелеш барышында чиста эшләнелгән фатир сатып алырга мөмкин.
Беренчедән, банкта беренчел кертем 20 процент тәшкил итсә, кулда булачак торак бәясенең 10 процент күләме булуы да җитә. Ипотека кредиты буенча беренчел кертемне булдыру өчен, калган 10 процентны "ДОМКОР" 3 елга кадәр елына 7,5 процент белән займ рәвешендә тәкъдим итә.

Икенчедән, акциядә катнаша торган 4-5-3Г торак йортындагы фатирларның бәясе сизелерлек киметелгән. Мисалга, уңайлы планлаштырылган чиста эшләнелгән 1 бүлмәле киң фатирны 1 407 375 сумнан, 2 бүлмәлене - 1 960 943 сумнан, ә 3 бүлмәлене - 2 447 888 сумнан башлап алырга була.
Югары әзерлек дәрәҗәсендәге йорт эре төбәк һәм федераль банклар тарафыннан аккредитланган, шуңа күрә теләгән һәммә кеше яраклы ипотека программасын сайлый ала.

"ДОМКОР"ның сатулар офисы белгечләре безгә бәясе 1 407 375 сумлык бер бүлмәле фатир мисалында бу турыда тулырак сөйләделәр. Ипотека алыр өчен, кулда аның бәясенең 20 проценты булу кирәк - ягъни 281 475 сум. Беренчел кертемнең яртысын (фатир бәясеннән 10 процент) - 140 737 сум акчаны - гаилә мөстәкыйль туплый, ә икенче яртысын - 3 елга кадәр елына 7,5 процент белән займ килешүе буенча "ДОМКОР" ҖЧҖеннән ала. Әгәр ипотека кредиты елына 11,5 процент белән 20 елга бирелгән икән, банкка түләү 12007 сум, ә "ДОМКОР" ҖЧҖенә - 4 378 сум тәшкил итә. Шул рәвешле, беренче өч елда гомуми айлык түләү 16 385 сум булачак.

Шунысын әйтергә кирәк, "ДОМКОР" компаниясеннән отышлы тәкъдимнең вакыты чикләнгән - "Яңа микрорайоннар - яшь гаиләләргә!" программасы 31 мартка кадәр гамәлдә!
Хәзер алабугалылар "ДОМКОР" дан югары уңайлылыктагы фатирлар алырга мөмкин. Төзелешне башкаручы Алабугада мобильле сатулар офисы ачты. Ул 4-5-3Г йортының төзелеш мәйданчыгы янында урнашкан. Биредә сатып алучыларга яраклы фатир сайлап алырга, кирәкле документларны әзерләргә ярдәм итеп, нинди акция һәм махсус программалар ярдәмендә торак бәясен киметергә мөмкин булачагын әйтәчәкләр.

Ике ел элек Алабуга районы һәм "ДОМКОР" холдингы арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелган иде. Шул ара эчендә компания тарафыннан төзелеп килә торган 4-5 микрорайонында ике өр-яңа ун катлы йорт калкып чыкты. Һәрвакыттагыча, уңайлы тирәлек булдырып, "ДОМКОР" йорт яны территориясен төзекләндергән: подъездга илтә торган юлларны сыйфатлы итеп ясаган, машина кую урыннарының җитәрлек дәрәҗәдә булуын күздә тоткан, гөлләр һәм декоратив куаклар утырткан, спорт һәм балалар мәйданчыклары урнаштырган.

Уңайлы тормышның бу стандартлары Автомобильчеләр урамындагы 7 йортта да тормышка ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев