Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләр мәдәниятара киңлекләрне яулый

Алабуга политехника көллияте студенты Антон Савин үткән елның декабрендә инглиз телен тирән үзләштерүле уку йортларында белем алучы укучылар һәм студентлар өчен II Халыкара шигъри тәрҗемә һәм пародияләр конкурсында катнашты, "NAOBOROT" дип аталган бу бәйге Казанда үтте.

Конкурсны сәләтле яшьләрне мәдәниятләр арасындагы хезмәттәшлеккә тарту, мәдәни күптөрлелек белән кызыксындыру, интеллект һәм тел һәм мәдәният белеме дәрәҗәсен баету, иҗатка рухландыру максатыннан, Казан дәүләт мәдәният институтының мәдәниатара коммуникация һәм лингвистика кафедрасы оештырган. Анда чит илләрдән, мәсәлән, Колумбия, Эквадордан студентлар булган.

Конкурста катнашучыларның дүрт юнәлештәге эшләренә чит тел, әдәбият һәм театр сәнгате буенча югары квалификацияле укытучылар бәя биргән. Антон катнашкан номинация буенча көч сынашучылар ике этап узган. Башта алар өй эшен үтәп, рус теленнән чит телгә шигъри әсәр тәрҗемә иткән. Бәйге шарты буенча ул әсәр аңа кадәр беркем тарафыннан да тәрҗәмә ителмәгән булырга тиеш. Соңыннан, конкурс барышында, әзерлек өчен бирелгән бер сәгать эчендә, алар зур булмаган ике текстны тәрҗемә иткән. Крыловның "Карга һәм Төлке" дип аталган мәсәлен инглиз теленә тәрҗемә итеп, Антон алдагы биремне дә уңышлы үтәгән. Ике этап нәтиҗәләре буенча ул "Әдәби тәрҗемә" номинациясендә I дәрәҗәдәге дипломга лаек булган.

Конкурста җиңүчеләр диплом белән бүләкләнгән, ә иң яхшы эшләр институтның фәнни журналында басылып чыгачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев