Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләр урамы буйлап

Милли афәт дәрәҗәсенә җиткән эчкечелек белән көрәшүдә спиртлы эчемлекләрне җитештерү һәм сатуны тикшереп торуның әһәмияте зур, шуңа өстәп, сәламәт яшәү рәвешен киң тарата торган тәрбияви чаралар да мөһим.

2018 елда эчкечелеккә каршы закон буенча кертелгән яңалыкларның берсе буларак, Интернетта алкоголь сатуны рекламалау тыелган, ә спирт җитештерә торган җиһазлар катгый рәвештә теркәлергә тиешле. Быел аракы җитештерүчеләргә карата законнар кырысланды, тик аңа карап кына бу өлкәдә хокук бозулар белән хушлаштык дигән сүз түгел әле. Мәсәлән, Алабуга районы буенча РФ ЭЭМ бүлеге инспекторы Надежда Назарова хәбәр итүенчә, октябрь ахырыннан алып ноябрьнең беренче атнасында бүлек  хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән оператив-кисәтү чаралары барышында 76 тикшерү узган. Шул вакыт эчендә хосусый йорт хуҗалыкларыннан исерткеч эчемлекләр сату очраклары, шулай ук спиртлы эчемлекләрне төнлә сатуны чикләү кагыйдәләренең үтәлеше, күпләп һәм ваклап сатуның рөхсәтле булуы һ. б тикшерелгән. Нәтиҗәдә, алкоголь җитештерү һәм сату өлкәсендә 8 административ хокук бозу ачыкланган, шуларның 7се РФ АХ Кодексының 14.16 маддәсе буенча (этил спирты, Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге сату кагыйдәләрен бозу), берсе – физик затларга алкогольле һәм спиртлы продукцияне рөхсәтсез ваклап сату (РФ АХ Кодексының 14.17 маддәсе). Законсыз әйләнештән 2,5 литр  алкоголь  продукциясе алынган.

Алабуга районы буенча Россия ЭЭМ бүлеге кисәтүенчә, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату кагыйдәләрен бозган өчен шәхси эшмәкәрләргә 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр штраф салына.

Билгеле булганча, балигъ булмаганнарга спиртлы эчемлекләр саткан өчен дә җаваплылык каралган. Андый хокук бозу очрагында гражданнарга карата 30дан 50 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 100 меңнән 200 мең сумга, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф билгеләнергә мөмкин. Шундый хәл тагын да кабатланса, җинаять эше кузгатыла.

Яшьләр урамында урнашкан без яши торган йорт юл чатында гына. Сул якта “Бристоль” кибете. Турыга барганда, юл аша гына тагын бер “Бристоль” төзеп куйдылар. Шуның алдындагы “Ермак”ка “ремонтта” дип язу элделәр дә, анысы да  аракы кибетенә әйләнде. “Лира” белән дә шул ук хәл булды. Хәзер мин өйдән чыгам да... сулга барсам да, туры китсәм дә, уңга борылсам да – “Бристоль”. Дәүләт безне шулай кайгырта: ялган аракы белән агуланмасыннар дип, атлаган саен сыйфатлысын сатып тора. Әле бит шушы ук урамда “Алекс” һәм тагын бер кафе бар.

Шәһәр, спорт командасы, корабль атамалары булып йөргән “бристоль” исә борынгы инглиз телендә күпер һәм очрашу урынын белдерә. Бу урыннан кемнең нинди күпер аша кая чыгасын һәркем үзе чамалый инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X