Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яшьләргә өмет баглыйбыз

Word Skills эшче һөнәрләр Чемпионатында Алабуга студентлары да даими катнаша.

Worldskills - халыкара хәрәкәт, аның максаты былып эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү тора. Беренче чемпионатлар Бөек Ватан сугышыннан соң, эшче куллар җитмәгән вакытта уздырылган булган. Хәзер ул төрле илләрдә ике елга бер тапкыр үткәрелә. Аларда квалификацияле яшь эшчеләр дә, университет һәм көллиятнең 22 яшькә кадәрге студентлары да катнаша. Сынау төрләре илледән артык компетенция буенча оештырыла - ювелир эше, сәнгать автоматикасы яисә, мәсәлән, коткару эшләре.

Республика башкаласында үткән Word Skills эшче һөнәрләр Чемпионатының төбәк этабында Алабуга студентлары да көч сынашты. Ун компетенция буенча алар осталыкларын күрсәтте, һәм шуларның сигезендә 2нче һәм 3нче мактаулы урыннарны яулады. Политехника көллиятенең 3 курсы студенты Дмитрий Белов, "Автобуяу" компетенциясендә чыгыш ясап, беренчелекне алды һәм ул хәзер республиканың җыелма командасында.

Мин үткән елда ук катнашкан идем, тик ул чагында дүртенче урынга гына ирештем. Быел ныклап әзерләндем һәм беренчелекне булдым. Безнең юнәлеш буенча 5 кеше ярышты. Кузов детальләрен буядык, − ди Дмитрий.

Әйтергә кирәк, бу эш берничә өлештән тора. Башта детальне майсызландырырга кирәк, аннан соң коррозиягә каршы грунт белән каплыйлар. Чемпионат вакытында "юешне юеш белән" дип аталган яңа ысул кулланылганга, киләсе этапта тиешле төскә буяудан лакның соңгы катын сылауга кадәр эшне башкарып чыкканнар. Хөкемдарлар өслекнең тигез, шома булуын, эшнең чисталыгын бәяли.

− Без яхшы җилләтелгән һәм җылытылган махсус камераларда эшләдек. Буяр алдыннан камера 20 градуска хәтле җылытыла. Тузан булмасынга, камера астында һәм өстендә дә фильтрлар тора. Буу тәмамлаганнан соң, якынча ярты сәгнатькә киптерү функциясе кабына, − дип сөйли җиңүче.

Дмитрийның сүзләренә караганда, мондый ярышларда иң кыены − бирем үтәү түгел, вакытка сыешып бетү зарурлыгы. Эшкә халыкара стандартлар буенча бәя бирелә, шуңа күрә алдагы сынауларга әзерләнгәндә, Дмитриий һөнәри осталыгын чарлау белән беррәттән, психологик яктан әзерлек өчен төрле тренингларга йөри.

− Студентларыбыз бик яхшы чыгыш ясады. Бу нәтиҗә көллият өчен генә түгел, бөтен республика өчен әһәмияткә ия һәм ул студентларның һөнәри әзерлеге югары дәрәҗәдә булуын күрсәтә, − ди Алабуга политехника көллияте директорының укыту-җитештерү эшләре буенча урынбасары Надежда Тихомирова.

Көллият студентларының Word Skills ярышларында җиңүләре

- 1 урын - "Автобуяу" (Дмитрий Белов)

- 2 урын - "Автобуяу" (Александр Канкасов)

- 2 урын - "Кузовны төзекләндерү" (Илдар Абдуллин)

- 2 урын - "Эретеп ябыштыру технологияләре" (Пермяков Алексей)

- 2 урын - "Полимеханика" (Алина Хадиуллина)

- 2 урын - "Металл корылмалар җитештерү" (Эльдар Гарашов)

- 3 урын - "Җитештерүдә команда эше" (Федор Богачев, Сергей Пермяков, Тимур Халиков)

- 3 урын - "Санлы программалы идарә (ЧПУ) станокларында кыру эшләре" (Александр Сабиров)

- "Җиңел автомобильләрне төзекләндерү һәм хезмәт күрсәтү" юнәлешендә осталык өчен медаль (Вадим Голов)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев