Ятим бала асрасаң...
Тормышта төрле хәлләр була: кемдер аналык хисләренең тәмен, ләззәтен тоярга өлгермәгән хәлдә баласын тудыру йортында калдырып чыгып китә. Кемнәрдер тормыш юлында адашып, бәхетсезлеккә тарый, баласын тәрбияләү халәтендә булмый.
Кемдер начар юлга басып, дөньяда сабые барлыгын онытып, кәеф-сафа корып яши һәм ахырда тормыш баткаклыгына төшеп югала. Менә шундый очракларның ешаюы җәмгыятьтә балаларны яклый һәм саклый алырлык оешмалар кирәклеген раслады. Ата-аналар тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны саклау һәм яклау белән опека һәм попечительлек бүлеге шөгыльләнә.
Бүген бүлектә 236 балигъ булган граждан һәм 170 балигъ булмаган ятим яки ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булганнар статусы алган бала исәптә тора. 137 бала туганнары карамагында, 33 бала чит гаиләдә тәрбияләнә. Шунысын да әйтергә кирәк, 131 баланың ата-анасы хокукларыннан мәхрүм ителгән.
2011 елда опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 23 балигъ булмаган баланы исәпкә алган. Шунысы куандыра, узган елларга караганда аларның саны кими төшкән. "Бу социаль ятимлеккә каршы профилактика алып бару нәтиҗәсе,- ди бүлек башлыгы Татьяна Хайдукова.-Үз вазифаларына салкын караган яки аннан усалларча файдаланучы гаиләләр профилактика хезмәтенең даими контролендә тотыла". Катлаулы гаиләләрнең һәркайсы өчен тернәкләндерү маршруты төзелә. Аны гамәлгә ашыру чорында гаиләгә социаль яклау, опека бүлеге, психологлар ярдәм итә. Әлбәттә, күрелгән чаралар ярдәм итмәсә, ата-ана үз вазифаларын тиешенчә башкармаса гына соңгы чара кулланыла - алар ата-ана хокукыннан мәхрүм ителә.
Балаларның ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калу очраклары төрле: арада ата-анасы үлгән (4), ирегеннән мәхрүм ителгән (1), ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән (12) һәм әниләре баш тартканнары (6) бар. Быел соңгыларының саны шактый арткан. Арадан ике хатын бездә бәбәйләгән, баласын калдырып киткән һәм башка районда яши.
Опека бүлеге балаларны гаиләләргә урнаштыруга: уллыкка-кызлыкка, опекага алуга өстенлек бирә. Быел ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган 23 баланың барысы да гаиләләргә тәрбиягә бирелгән.
Кызганычка каршы, республикада гына түгел, гомумән ил буенча гаиләләренә чит баланы тәрбиягә алырга теләүчеләр саны кимүгә бара. Дәүләт учреждениеләреннән гаиләгә бала алу күрсәткече әлегә тотрыклы кала. 2011 елда Алабуга балалар йортыннан 20 бала гаиләгә тәрбиягә алынган. Бүгенге көндә районда 23 гаиләдә тәрбиягә алынган 33 бала яши.
Дәүләт чит баланы тәрбиягә алган гаиләләргә нинди матди ярдәм күрсәтә соң? Беренчедән, баланы тәрбияләүчегә ай саен 5770 сумнан алып 6655 сумга кадәр айлык түләү каралган; баланы тәрбияләгән өчен 2500 сум бүләк (кызыксындыру акчасы) бирелә; юридик-хокукый һәм психологик-педагогик ярдәм күрсәтелә.
2012 елның гыйнварыннан Татарстан Республикасында үз гаиләләренә чит балаларны алган гражданнарга матди ярдәм күрсәтү күләме арта:
-мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 5770 сум урынына 6117 сум, мәктәп укучыларына 7055 сум (6655 сум иде) пособие түләнәчәк;
-юл йөргән өчен 206 сум субсидия каралган;
-чит баланы тәрбиягә алган гражданнарны кызыксындыру-бүләкләү 2500 сумнан хезмәткә түләүнең минималь күләменә кадәр җиткерелә.
-Беренче баланы тәрбиягә алучыларга 300 мең сум күләмендә пособие түләнә. Икенче баланы тәрбиягә алган ата-аналар бүген үк инде шундый хокукка ия.
Менә шушы чараларны тормышка ашырганда, балалар йортында тәрбияләнүчеләр саны кимер дип исәпли Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге хезмәткәрләре.
К.Хәйруллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев