Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз алиһәләре - укытучы

Бүген без сезне төрле өлкәләрдә эшләүче гүзәл ханымнар белән таныштырабыз.

Хатын-кыз — җир йөзендә яшәүче матурлык алиһәсе дә, иң нәзакәтле, нәфис, иң шәфкатьле йөрәк иясе дә, иң көчле яратуга сәләтле серле зат та ул. Язлар сыман ямьле, ягымлы нәфис затларыбызны бәйрәмнәре белән тәбриклибез. 

Белем алиһәсе

Равия Нәдерша кызы Усманова үзе кебек гүзәл яз аенда, өченче бала булып, дөньяга аяк баса. Кечкенәдән үк курчакларга дәрес биреп, аларга билгеләр куеп уйнаган. Бүген Алабуга шәһәренең 10нчы гомуми урта мәктәбендә татар теле һөм әдәбияты укытучысы булып эшли. Укытучылык һөнәренә 1995 елда керешә һәм хәзер шул мәктәптә хезмәт итүенә — 27 ел.

— Эшемне, балаларны бик яратам. Өч тапкыр сыйныф җитәкчесе булдым, барлыгы бергә 21 ел хезмәт стажым бар. Эшемә бәйрәмгә барган кебек йөрим. Хезмәттәшләрем ярдәмчел, коллективыбыз тату, төрле чараларда катнашабыз. Мәктәбебез зур, укучыларыбыз да күп, шуңа да күп кенә бәйгеләрдә безнең мәктәп алдынгы бара. Балалар белән уртак тел таба белергә кирәк, дип уйлыйм мин. Дөньяга да алар күзлегеннән карарга кирәк, аларны аңлап, психик халәтләрен өйрәнсәң, алар сине үз итәр. Үзеңне укучылар каршында укытучы итеп тә куярга кирәк, шул вакытта син аларга әни дә, иптәш тә буласың. Укытучы укуны шушы өч юнәлештә алып барган очракта, укучылар аңа тиз ияләнә, алар оста психологлар.

Эштән тәм табып яшәргә кирәк. Ә мәктәп — ул үзе бер дөнья. Дөрес, мәктәптә төрле вакытлар була. Тик шулай да яшьләрне куркытасым килми. Әгәр алар ул һөнәрне сайлаганнар икән, мәктәпкә рәхим итсеннәр, алар өчен мәктәп ишекләре һәрвакыт ачык, — ди ул.

Ул 5–11 сыйныфларга белем бирә. 5 сыйныф балалары ияләшү чоры үткәнгә, алар белән авырлыклар булгалый. Ә менә 9–11 сыйныфта укучылар белән аңа рәхәт, алар үзләре дә киңәшләрен бирә. Серләре белән дә уртаклашып торалар.

Һәр укучыны да хөрмәт итә Равия Усманова, чөнки һәр кеше — ул үзе бер шәхес. Нинди дә булса кыенлык килеп чыга яки нәрсәдер ошамый икән, аны уртага салып хәл итәләр.

— Дәреснең ничек үтүе укытучының кәефеннән тора диләр, сез бу фикер белән килешәсезме?

— Әйе, минем девизым: өйдәге проблемалар — өйдә, мәктәптәгеләре мәктәптә калырга тиеш. Кабинетта мине 28 пар күз көтеп тора. Аларга бит мин шатлык өләшергә тиеш, шуңа да мин һәрвакыт көләч. Мин елмаеп килеп кергәч, алар да елмая. һәрбер кешенең дә үз проблемалары, ләкин алар балаларга кагылырга тиеш түгел. Балаларның исә, минем кәефемне сизгәне юк.

Һәр баланы үзенеке кебек яратып, үз итүче Равия ханым быел ел укытучы бәйгесендә җиңеп чыкты һәм хәзер Казанга барырга әзерләнә. Без аңа уңышлар теләп калабыз. Яңадан-яңа үрләр яулап, яраткан эшегезнең нәтиҗәсен күрергә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев