Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Яз кояшы кебек балкый ул

Бөек Ватан сугышында катнашучы, 3 нче группа инвалид, хезмәт ветераны Нәкыя Миргаяз кызы Рәхмәтуллина 15 апрельдә үзенең 92 яшен тутыра.

Нәкыя Рәхмәтуллина 1925 елның 15нче апрелендә ТАССРының Әгерҗе шәһәрендә тимер юлчылар гаиләсендә дөньяга килә: әтисе паровоз машинисты, әнисе төзүче булып эшләгән. Гаиләдә өч бала арасыннан Нәкыя Миргаяз кызы иң зурысы була. Ул урта мәктәпне, Алабуга педагогия институтын, партия мәктәбен тәмамлый. 1941 елда Әгерҗе шәһәренең район архивы җитәкчесе булып эшли башлый, аннары ЗАГС эшләрен башкаручы, милиция бүлегенең паспортчысы булып эшли, ә 43нче елның мартында дәүләт куркынычсызлыгы органына хезмәткә алынып, 1947 елга кадәр анда хезмәт итә. 1947 елдан алып 1962 елга кадәр җитештерү транспорт бүлегендә инструктор, оештыру бүлеге җитәкчесенең урынбасары, партия статистикасының җитәкче секторы булып була. 1962 елда Әгерҗе районын Алабуга районы белән берләштерәләр һәм ул КПССның шәһәр комитетына эшкә билгеләнә. Партия статистикасының һәм партия билетының җитәкче секторы булып 1990 елга кадәр эшли һәм пенсиягә чыга. Нәкыя апаның гомуми хезмәт стажы - кырык ике ел.

Сугыш башланганда, аңа 18 яшь була, 1943 елның мартыннан алып 1947 елның декабренә кадәр Әгерҗе дәүләт куркынычсызлыгы комитетында дәүләт куркынычсызлыгының кече лейтенанты исемендә хезмәт итә. Сугыш вакытында көндез хезмәттә, төннәрен госпитальдә яралы сугышчыларны тәрбиялиләр, солдатларның туганнарына хатлар язып җибәрәләр, җәен колхозда эшлиләр.

1946 елда Рәхмәтуллин Нәҗип Хисмәт улына кияүгә чыга, 1947 елда уллары Илфат (1969 елда вафат була), 1951 елда кызлары Илфирә туа. 1952 елда ирен ток сугып үтерә һәм ул 27 яшендә ике бала белән тол кала. Балаларга ярдәмне колхоз күрсәтергә тиеш була, ләкин председательләр ай саен алышынып торганлыктан, ярдәм кулын сузарга теләүче табылмый. Нәкыя Миргаяз кызы әнисе янына кайтып китә.

Үзенең озак яшәү һәм яшь булып калу серен ул Бөек Ватан сугышының коточкыч елларындагы түземлектән күрә. "Без ачлыкны да, салкынны да күргән кешеләр", - ди Нәкыя апа.

Нәкыя Рәхмәтуллинага бирелгән бүләкләр: 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германия өстендәге җиңүе өчен" медаль, "Хезмәт ветераны" медале, 1941-1945 еллар "Фронтовик" билгесе, КПССның Татар өлкә комитеты һәм Татарстан Министрлар Советының мактау грамоталары.

Бүген Нәкыя Рәхмәтулинаның кызы Илфирә Яр Чаллы шәһәрендә хезмәтне саклауда әйдәп баручы инженер булып эшли, әнисе янына еш килеп йөри. 92 яшьлек сугыш ветеранының 4 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев