Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырлы күңел

Быел "Миләшкәй" балалар бакчасына нигез салынуга 25 ел булды. Һәр елны без бакчадан 50ләп баланы мәктәпкә озатабыз. Бүгенге көндә бакчада 280 бала тәрбияләнә. Балаларга тәрбия һәм белем бирү өлкәсендә үз эшләренең остазы булган 26 тәрбияче эшли.

Шулар арасыннан "Миләшкәй" бакчасында 1994 елдан бирле эшләүче, мөлаем йөзле, киң күңелле, әти-әниләр белән һәрвакыт элемтәдә торып, балаларның җыр һәм бию өлкәсендә сәләт һәм осталыкларын арттыручы Резидә Габделәхәт кызы Зиннәтуллина турында аерым әйтәсе килә. Чөнки балалар бакчасында, шәһәр күләмендә уздырылган күңелле чараларны аннан башка күз алдына китерү дә мөмкин түгел. Аның балаларга җиңел итеп кушылып пианинода моңлы уйнавы, һәрбер бәйрәмне әти-әниләрнең күңелләрен дулкынландырырлык бер могҗизага әверелдерә. Үз баласының сәләтен, чыгышын күреп куанган һәрбер ата-ана аңа мең-мең рәхмәтле.

Тырышлыгын һәм көчен кызганмыйча эшләүче Резидә Габделәхатовна балалар бакчасында иң беренчеләрдән булып югары категория алды. Тумышы белән башкалабыз Казаннан булган, ишле гаиләдә дүрт ир-егет арасында бердәнбер иркә генә кыз булып үскән Резидә ханым мәдәният институтында белем ала, Сара апа Садыкова җитәкләгән хор эшчәнлегендә катнаша.

Институт тәмамлаган шәһәр кызы Резидә юллама буенча Алабуга районы Морт авылына клуб мөдире итеп эшкә билгеләнә. Үзе чибәр, эшкә булган, уңган яшь кызны, шомырт кара күзле Морт егете Гыйлмулла шунда ук үзенә гашыйк итеп тә куя. Бүгенге көндә алар 30 елга якын бергә иңне иңгә куеп, тату гаиләдә үстергән уллары Руслан һәм кызлары Әдиләгә дөрес тәрбия биргәннәренә, аларның гаилә корып, үзләре дә әти-әни булганнарына сөенеп, зур һәм тату бер гаилә булып, тормышның ямен белеп яшиләр.

Бәйрәм уңаеннан файдаланып, Резидә Габделәхәтовна, сиңа ныклы сәламәтлек телибез. Балалар бакчасы тормышына зур өлеш кертүең өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Киләчәктә дә балаларны сөендереп, зур иҗади үрләр яулавыңны теләп калабыз.

Г.Вәлиәхмәтова,

27 нче "Миләшкәй" балалар бакчасы,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев