Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйләр имин булсын

Балаларын лагерьга җибәрүчеләргә мөрәҗәгать итәбез: алар ял итә торган сәламәтләндерү яисә ял учреждениесендә хокук бозу очраклары турында билгеле булса, кичекмәстән эчке эшләр органнарына хәбәр итегез.

Юлга чыгар алдыннан, баланың әти-әнисе аларга үз әйберләренә сак карау һәм уяу булу кирәклеге турында аңлатырга тиеш. Бала яңа коллективта үзен дөрес тоту кагыйдәләрен белсен: яшьтәшләрең алдында кыйммәтле кәрәзле телефон, планшетлы компьютер ише нәрсәләр күрсәтү кирәкми, аларны өйдә калдыру яхшырак, аралашу өчен гади телефон белән чикләнергә була. Балага, хокукына каршы гамәлләр кылалар икән - шәхси милкен урлыйлар, кыйныйлар, мәсхәрәлиләр - бу турыда вожатыйга, тәрбиячегә яисә лагерь җитәкчесенә әйтергә, әти-әнисенә шалтыратырга кирәклеген искәртеп куегез.

Хөрмәтле ата-аналар! Ял лагерьларына балагыз белән күрешергә барган чакта ямьсез күренешләргә тап булсагыз, вакытында чара күрелсенгә, эчке эшләр органнарына хәбәр итегез, 02 телефоны тәүлек буе эшли.

Ышаныч телефоны - 3-71-47; "кайнар элемтә" телефоны - 3-03-45.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев