Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җәйнең беренче көнен ничек үткәрергә яки Балаларны яклау көне

1 июньдә шәһәрдә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен күптөрле чаралар үткәреләчәк. Бар җиргә дә җитешергә телүчеләр өчен бәйрәм чаралары планы:

10.00 Мәдәният сарае алдындагы мәйдан
• Бәйрәм концерты.
• "Балаларга китап бүләк ит" акциясе.
• Баллы тәмнүшкәләр фестивале (Сәүдә бүлеге).
• Шәһәрнең сәнгать һәм музыка мәктәпләре мастер-класслары.
• Асфальтта ясалган рәсемнәр бәйгесе.
10.15 Мәдәният сараеның Мәрмәр залы
• Иң кечкенәләр өчен "Ползункилар ярышы".

10.30 "Арарат" рестораны каршындагы концерт мәйданчыгы
• Сәламәтлекләре чикле балалар өчен хәйрия чарасы.
• Шәһәр социаль учреждениеләре һәм волонтерлар катнашында мастер-класслар.
• "Игелеклелек планетасы" сәнгать коллективлары чыгышы.
• Иганәчеләр тарафыннан дару препаратлары тапшыру.

11.00 Шәһәр Мәйданы
• Физкультура-сәламәтләндерү паркы территориясендә балалар өчен спорт-күңел ачу мәйданчыгы эшли.
• Спортчыларның күрсәтмә чыгышлары.
• Өстәмә белем бирү учреждениеләре һәм "Түбән Кама" милли парк хезмәткәрләренең мастер-класслары.
• Балалар өчен бәйгеләр һәм ярышлар.
• Полиция бүлеге һәм шәһәр хакимиятенең җыелма командасы белән мәктәп укучылары командасы арасында мини-футбол буенча матч очрашуы.
17.00
• велопробег

13.00 Т. Гыйззәт, 33 нче йорт
• "Ак Ладья" клубы"ның уен мәйданчыгы.

12.00 "Манхеттен" мәйданчыгы
• "Манхеттен - балаларга!" исемле көндезге күңел ачу программасы.
17.00
• "Наркотикларсыз клуб тормышы" проекты кысаларында "Манхеттен - балаларга!" исемле кичке күңел ачу программасы.

13.00 "Иллюзион" кинотеатры
• Бушлай кино карау

17.00 "Березка" кибете янындагы мәйданчык (4 нче микрорайон)
• "Балачак ул - син һәм мин" бәйрәм программасы. Балалар коллективлары концерты, уен мәйданчыклары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев