“Йокы районы” дисәләр дә, безгә монда рәхәт
Узган атнада иң яшь микрорайоннарның берсе - 4 нче мәхәллә үзенең 20 еллыгын билгеләп үтте.
Эштән соң булса да, бәйрәм мәйданына халык күп җыелган иде. Аның Халыкара балаларны яклау көненә туры китерелүе дә бәйрәмгә өстәмә ямь бирде. Микрорайон балалары рәхәтләнеп күңел ачты, төрле уеннарда катнашты, тәм-том белән сыйланды.
Бүген дүртенче микрорайон кызу темплар белән үсеп бара, халык саны арта, биек-биек йортлар калка. Шәһәр үзәгеннән читтә булса да, монда яшәү уңайлы: мәктәп, балалар бакчасы, сәнгать мәктәбе филиалы, зур сәүдә үзәкләре, кибетләр, почта, поликлиника, банк филиаллары, парикмахерскийлар, мунча, балалар өчен уен мәйданчыклары эшли. Алга таба спорткомплекс булачак дигән өмет тә бар. Кем әйтмешли, монда һава да чистарак, кешеләр дә мөлаемрак. Һәрхәлдә, безгә, монда яшәүчеләргә, әнә шулай тоела. Халык үзәккә юл тотканда "шәһәргә барам" дип сөйләшсә дә, бик сирәкләр генә дүртенчене ташлап китә. Шунысы гына эчне пошыра, әлегә сабыйлар өчен балалар бакчасында урын җитеп бетми, мәктәптә дә укулар ике сменада алып барыла. Башка проблемалар дүртенче өчен генә түгел, шәһәргә дә хас, шуңа күрә бүген сүз алар турында түгел, бәйрәмебез хакында.
Дүртенче микрорайондагы бәйрәмне шәһәр башкарма комитеты белән берлектә "Алабуга инициативасы" депутатлар группасы, яшьләр эше һәм спорт идарәсе оештырды. Бәйрәмгә кадәр микрорайонда чистарту-тазарту эшләре алып барылды, өмәләр үткәрелде. Шунысын әйтергә кирәк, анда нигездә 10 нчы мәктәптә укучы балалар, аерым гаиләләр актив катнашты.
Бәйрәмгә килгән халыкны шәһәр-район хакимияте аппараты җитәкчесе Рәис Нәҗипов котлаганнан соң, сәхнәдә бию группалары чыгыш ясады, төрле жанрдагы җырлар яңгырады.
Бәйрәмдә халыкны шушы микрорайонга күп еллар шефлык иткән "АлАЗ" җитештерү берләшмәсе"нең кадрлар департаменты вәкиле М.Умаров котлады. Чыгыш ясаучыларның күпчелеге дүртенче микрорайонны иң уңайлы, иң чиста район дип атады. Әлеге бәйрәмдә мондагы башлангыч тормыш-көнкүрешне җайлап җибәргән, андагы авырлыкны беренче яшәүчеләр белән уртаклашкан ЖЭУ җитәкчесе Гөлсинә Рәхмәтуллина да тантанага чакырылган иде. Авырлык димәктән, без, 1992 елның маенда күченүчеләр өчен әле анда газ кушылмаган, су, яктылык белән тәэмин итүдә дә проблемалар җитәрлек иде.
"Яшәү өчен баш өстендә түбә булуга куанып, шактый озак газсыз яшәдек. Кайчандыр, гомумторакта яшәп, аннан малосемейка кебек әкәмәт тормышны баштан үткәргәнлектән, үз куышыбыздагы бу көннәр дә безгә оҗмах кебек тоелды. Аллага шөкер, барысына да түздек, киләчәктә рәхәткә тиенәсебезгә ышанып яшәдек. Менә бит андый көннәргә дә ирештек",- дип куана Саимә Галиева.
Бәйрәмдә бу микрорайонга хезмәт күрсәтүче "Домуправ-3" идарәче компаниясе җитәкчесе В.Паранинга да Мактау грамотасы тапшырылды. Хәер, бәйрәм программасы бүләкләү, искә алуларга бай булды: монда беренче килеп урнашкан гаилә (Шаһиевлар), микрорайонның иң өлкән (Надежда Рожина, 1915 елгы) һәм иң яшь гражданы (Илдан Гыйльфанов), күп китап укучы балалар һәм гаиләләр, намус белән хезмәт куючы дворниклар һәм активистлар да искә алынды. Шул ук вакытта 10 нчы мәктәпнең спорт мәйданчыгында төрле спорт ярышлары кайнады, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм сәхнәсендә кич буе җыр-бию, мәйданда уеннар өзелмәде. Кыскасы, микрорайон халкы канәгать калды.
Ш.Габиди
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев