Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йортның торышы тынгы бирми

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре күпләрне борчый. Район башлыгына да бу тема буенча еш сорау бирәләр.

Надежда Разина – Яшьләр урамы, 8 адресы буенча яшәүчеләр арасында шушы йорт өчен җаваплы кеше. Район башлыгы янына ул берьюлы биш сорау белән килгән. Шуларның берсе алар торган йортны төзекләндерүгә кагыла. Әлеге торак бинасына быел 50 ел тулган.

− Йортыбызның торышы карарлык хәлдә түгел. Барлык күрше торакларны күптән ремонтладылар инде, − ди Надежда Андреевна.

Кабул итү барышында ачыкланганча, бу йортта төзекләндерү эшләре, берничә ел элек үк, 4 төр буенча башкарылган икән.

Ул вакытта капремонт буенча түбә, электр челтәрләре, канализация алыштырылды. Бүген капиталь төзекләндерү эшләренең исемлеге үзгәрде – нормативлар буенча 4 эш төре генә түгел, хәзер 8, − дип аңлатты Геннадий Емельянов.

ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Василий Филиппов әйтүенчә, Надежда Андреевна торган йортта ремонт 2022 елга планлаштырылган.

Башта бу йорт чиратта 2024 елга куелган иде, төрле вариантларны карагач, без аны ике елга алга күчерүгә ирештек. Йорт кирпечтән, шуңа күрә планга цокольне (йорт нигезеннән өске, гадәттә чыгып торган өлеше – ред.) һәм керү юлын төзекләндерү, подъезд тәрәзәләрен алыштыру һәм балконнарны тышлау керә, − дип өстәде ул.

Надежда Разинаны җитәкчелекнең җавабы канәгатьләндермәде, шулай булса да ул аның мөрәҗәгатьләреннән уңай яклар бар дип белдерде. Мисалга, быел аларның йорт ишегалдында балалар өчен яңа мәйданчык булдырылган, анда ике бәйрәм оештырылган инде. Якын арада аны, балаларның иминлеге өчен, киртәләп алырга җыеналар.

Наталья Герасимованы да йортларын төзекләндерү проблемасы борчый. Ул Говоров урамындагы 11нче йортта яши.

− Безнең подъездда 40 ел ремонт үткәрелмәгән. Штукатурка коела, баскыч агач терәүләрдә тора, алар инде череп беткән, − дип зарланды ул.

Василий Филиппов бу йортта торучылар үз вакытында идарәче компаниядән баш тартты дип аңлатты.

− Йортны төзекләндерүгә күчерелә торган акчалар Бердәм хисап үзәгендә туплана. Хәзер йортта торучыларга капиталь ремонтка килешү төзү өчен  барырга кирәк. Аларның күпме акчасы җыелгандыр, мин белмим, моны йортта яшәүчеләр үзләре генә карый ала. Килешүгә кул куелу белән, бу акчалар төбәк операторы исәбенә күчәчәк, − диде ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев