Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Җырга гашыйк күңел

Ралиф Солтанов турында кызы Гөлнара шундый яратып сөйли.

Әтием минем һәм энем Марсель өчен иң кадерле кеше, әнием өчен ул — сөекле ир. Аның исеме — Ралиф. Бик мәрхәмәтле, эшчән һәм кайгыртучан безнең әтиебез. 

Ралиф Солтанов турында кызы Гөлнара шундый яратып сөйли. Өстәвенә, «Сөембикә» татар халык фольклор ансамбленең концертмейстеры Ралиф Рәшит улы бик сәләтле дә әле. Лаеклы ялга чыкканчы, ул токарь булып эшләгән. Күңеле гел җырга-моңга тартылгангадыр, 21-22 яшьләрдә ул җырларны үзе язган. Шуннан бик озак вакытлар иҗат итми тора. 2015 елда, яңадан илһамланып, яңадан яза башлый. 

Хәзер җырларның саны 108гә җиткән инде. Шунысы игътибарга лаек, ул әсәрләрен үзе яза, үзе башкара. Яшьрәк чакта хорга йөргән, шуңа күрә хәзер дә җырдан башка тора алмый, рәхәтләнеп репетицияләргә йөри, сәхнәләрдә чыгыш ясый. 

Җырга һәвәс кеше, чыннан да көй-моңнарга күмелеп яши. Сәхнәләрдә чыгыш ясау, бәлки, аның бала чагыннан килгән хыялы булгандыр? Чын күңелдән теләсәң, хыяллар чынга аша. Ралиф Солтанов кебек, максатыңа туры барырга гына кирәк. 

Фотода: Ралиф Рәшит улы һәм Нәфисә Әхмәт кызы Солтановларның бергә яшәүләренә киләсе елда 40 ел туласы. /ФОТО: Солтановлар гаиләсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев