Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Йөрәгең җитсә, алга барасың

Республикада узган "Ел укытучысы - 2017" конкурсының "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче мөгаллим Алабуга шәһәренең 8 нче мәктәбендә балаларга белем бирә.

Алабугадан сигезенче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Игорь Константин улы Киняев һәм башлангыч сыйныфларда рус балаларына татар теле укытучы Ландыш Муса кызы Гыйләҗева конкурсның республика этабына узган.

- Без икебез дә беренче урын алдык. Игорь белән үзебезнең мәктәбебезне лаеклы итеп, яхшы яктан күрсәттек. 3февральдә зона этабы Мамадыш шәһәрендә узды. Без дәреснең 30 минутлык фрагментын күрсәттек, аңа анализ ясадык һәм мастер-класс үткәрдек, - дип белдерде Ландыш Гыйләҗева.

Республикада конкурс биш көн дәвам иткән. Анда да алар мастер-класслар күрсәткән, үзанализ ясаган, педсовет, семинар, әңгәмәләрдә катнашкан.

- "Заманча мәктәп нинди ул?", "Уңышлы мәктәпне без ничек аңлыйбыз?", "Уңыш ул безнең өчен нәрсә?" дигән сорауларга җавап бирдек, - ди Ландыш.

Болардан тыш, шушы биш көндә мәгариф проектларын яклаганнар, шулай ук төркемдә эшләүне караганнар.

- Вакыт бик тыгыз булды, өлгереп булмас, дигән уйлар да кергәләде башка, - дип өстәде ул.

Бәйгедә төрле төбәк телчеләре катнашкан. Финалга узучылар арасында Рәсәйдән, мәсәлән Оренбуг өлкәсеннән килүчеләр булган, Лаеш, Актаныш, Алабуга районнарыннан, Казанның үзеннән килүчеләр осталыкларын күрсәткән.

Җанатарларның ярдәме дә бик әһәмиятле.

- Мәктәп директоры Миңчулпан Наил кызының ярдәме зур булды минем өчен. Милли белем бирү буенча завуч Лилия Зөфәр кызы да нык булышты. Ә минем белән Казанда биш көн буе Гөлфинур Әсгать кызы Гыйльфанова, Зоя Алексей кызы Кадерлеева булды. Шулай ук мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты Айсылу Әхсән кызы Балобанова булышты, барысына да рәхмәтләремне белдерәм, - дип сөенеп сөйли яшь укытучы.

Миңчулпан Сафинага аерым тукталып үтте ул:

- Ул максатына ирешүчән кеше, безгә, яшьләргә, зур үрнәк. Минем уйлавымча, укытучы ул нәкъ менә аның кебек булырга тиеш. Җитәкче булса да, шундый булсын! Коллетивны кулда тота, төшендереп аңлата да белә. Киләчәктә мин аңа охшарга теләр идем. Анда әйдәп баручы сыйфатлары бар. Ул яктан мин үземнең директорымнан бик нык уңдым, күпләр миннән көнләшә дә, чөнки директор бүлмәсе янында керергә куркып торучылар бар, ә безнең директорның ишеге һәрвакыт ачык.

Хезмәттәшләренең дә алар өчен җан атып торуын, алар белән бергә булуын ара ерак булуга карамастан тоеп торган Игорь белән Ландыш. Менә ул - бердәмлек!

Ландышның гаиләсенә дә тукталып китәргә кирәктер, чөнки төп ярдәм гаиләдән башлана. Алар аны аңлый, ярдәм кулын сузалар, унышка ирешергә көч бирәләр, яңа үрләргә этәрәләр. Ландыш яшь белгеч кенә түгел, әле ул яшь әни дә. Тормыш иптәше Альфред белән ике яшьлек уллары Аязны тәрбиялиләр. Бу көннәрдә Аяз иптәше һәм әти-әнисе кулында булган.

- Иремнең: "Бары тик алга!" дигән сүзләре мине рспубликага кадәр илткәндер дә инде. Ә республикада мин "Өметле киләчәк" номинациясендә җиңүче булдым. Әлбәттә, биш көн буена гаиләмне бик нык сагындым, - ди ул.

Бу җинү аның беренче уңышы гына түгел. Казан дәүләт университетының Алабуга филиалында студент чагында ук инде ул "Вице мисс", "Ел студенты" исемнәре, "Бриллиант кәләш" исемле республика конкурсында ул "Кружевная невеста" исеменә лаек булган.

"Ел укытучысы - 2017" конкурсы вакытында жюри әгъзалары аннан:

- Мәктәптә алты ай гына эшләп, ничек шундый зур бәйгедә катнашырга йөрәгең җитте? - дип сораган хәтта.

Әйе, Ландыш алты ай гына укытса да, аның әзерлеге яхшы. Кешедә теләк, максат, тырышлык булырга тиеш, шулай булганда гына, уңышка ирешергә мөмкин, минемчә. Гаиләсендә дә яраталар, эшендә дә хөрмәт итәләр. Мондый яшь белгечләр булганда, мәктәп гөрләп яши! Ә Ландышка яңа уңышлар телисе килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев