Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Юлда да җемелди йолдызлар

"Руль артындагы хатын-кыз - күктәге йолдыз кебек: син аны күрәсең, ә ул сине юк" дип көлә ир-атлар. Моның сәбәбе - юлда машина белән идарә итүче хатын-кызларның көннән-көн күбәюе.

Ирем руль белән идарә иткән вакытта берәрсе светофорда онытылып вакытында кузгалмаса яисә ике буйлы юлның буш уң ягыннан бармыйча сул яктан сәгатенә 40-50 километр барган машинаны ачулана башлый һәм миңа карап: "100 процент бирәм, руль артында хатын-кыз", - ди. Машина хуҗасы ир-ат булса, белсәгез иде минем куанганымны. Ә очракларның яртысында шулай була да. Шуңа күрә ирләрнең хатын-кыз машина йөртә белми дип гаепләүләре дөрес түгел. Барыбызга да билгеле, трамвай һәм троллейбусларның күбесен хатын-кыз йөртә бит. Моны хатын-кыз йөртә дип беркем дә вагонга утырмыйча калмый. XXI гасырда машина - аеруча ирләр атрибуты дигән миф инде юкка чыкты.

Автомобиль - ул, һичшиксез, компьютер, кәрәзле телефон һәм кер юу машинасы кебек цивилизациянең казанышы. Һәм ни хөрмәттән әле без бу бәхеттән баш тартырга тиеш?!

Бүгенге көндә автомәктәпләрдә укучылар арасында хатын-кызлар ирләргә караганда күбрәк, моның сәбәбе, бәлки, ирләрнең үз вакытында укып чыгуы яки машина йөртә беләм дип җиңел юл белән права алуыдыр. Ә хатын-кыз әллә кайчан аңлады: юлда иң мөһиме - иминлек. Хатын-кыз өчен бит машина - хәрәкәтләнү чарасы, ә адреналин алу чыганагы түгел.

Әлбәттә, хатын-кызларның барысы да машинаны әйбәт яисә, киресенчә, начар йөртә дип тә әйтеп булмый. Шулай ук ир-атлар турында да. Руль артына беренче тапкыр утырган һәркем үзенең каушаганын хәтерлидер. Автомәктәптәге инструктор хәзер шәһәр буйлап йөрибез дигәч, гүзәл затларның гына түгел, хәтта ир-атларның да куркудан тезләре калтырамый калмагандыр. Хатын-кызның күбесе машина йөртергә өйрәнгән вакытта бәлки ирләргә караганда күбрәк каушыйдыр, чөнки егетләрнең күбесе автомәктәпкә машина йөртергә өйрәнеп килә. Мин сезгә нәни генә сер ачам: кызларның 80 проценты машина белән идарә итә башлаганда уң һәм сул якны бутый башлый, уң як тоткарлыкны тиз генә билгели алмый; газ белән тормоз педальләрен бутый, текә тауга менү һәм шунда туктап калудан курка (Мәсәлән, тәҗрибәсез машина йөртүчеләр Чапаев урамын урап узарга тырыша. Чатта бер мәлгә югалып, икенче дәрәҗәдәге юлдан барса да, баш юлдан баручы машинага юл бирмәскә, машина светофорда сүнеп калырга мөмкин). Шуңа күрә сез ирләр, машинаның поворотнигы уңга янып та машина кинәт сулга борылса - җен ачуыгызны чыгарып утырмагыз. Без кайдадыр машина белән идарә итәргә, руль артында үзебезне ышанычлы тотарга өйрәнергә тиеш бит. Безнең баһадирлар да руль тотып тумагандыр ләбаса! Шуңа күрә ир-атлар, юлда сары билгесе булган машина күрсәгез, алай ук катгый хөкемдарлар булмагыз. Безгә карата түземле булыгыз һәм онытмагыз: сезнең алда - гүзәл затларның берсе.

Ярты ел эчендә хатын-кыз машинага ияләнә һәм рульдә өстәл түрендә утырган шикелле үзен ышанычлы хис итә башлый. Элек ул үзен рульдә куркак куян итеп хис итсә, хәзер инде хатын-кыз юлда юлбарыска әйләнә. Элек хатын-кыз һәм автомобиль капма-каршы әйберләр дип санаган ирләр юлда хатын-кызга канәгатьсезлек белдереп каты сигналга басса, хатын-кыз каушап калыр яки бердәнбер коралын - елмаю кулланыр иде. Тик вакыт узу белән, барысы да үзгәрә: елмаю урынына - җитди караш яки гүзәл затыбыз ир-атны урынына утыртып, аның үзенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белмәвен аңлатуы, аннан да катырагы - машина таныклыгын сатып алуда гаепләве ихтимал. Шуңа күрә сак булыгыз: рульдә хатын-кыз утыра дип гауга күтәрмәгез. Ияләнергә вакыт: юлда һәр өч машина йөртүченең берсе - хатын-кыз. Шунысы шатландыра, ир-атлар арасында башкалары да бар: гүзәл затларга ярдәмгә килүче джентельменнар. Алар сезгә бер рәттән икенче рәткә тезелергә булыша (үзләре алдыннан үткәрә), тәкәллефлек белән парковкада урын бирә.

Статистика буенча исерткеч эчемлекләр кулланып рульгә утыручылар арасында ир-атларга караганда хатын-кызлар күпкә азрак. Шуңа карамастан, өч сәрхүш ир-атка бер генә хатын-кыз туры килә һәм бу факт. Хатын-кыз ирләргә караганда сак һәм ышанычлы машина йөртүче дип санала.

Ни генә булмасын, машина белән идарә итүчегә нинди җенестән булуына карамастан, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Зилә Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев